Эткэй... менэ инде егерменче икенче Жину конен синсез, энкэйсез каршылыйбыз... Нинди бэхетле мизгеллэр булган бит сезнен яныгызга, сезнен очен ин зур, ин изге бэйрэм- Жину бэйрэменэ кайтулар... Эле дэ куз алдымда, (2000 нче ел иде бугай) бераз сонладык, э шулайда кияуен эйдэ але клуб тирэсеннэн урап килэек, бабай безне котеп тормай микэн, дигэч киттек... Кэнсэ (контора) янында коймага соялеп берузен басып торасын. Безне кургэч, эйттем бит Хафас ка минем кияулэрнен берсе кайтмаса берсе кайта алар, тошеп алалар мине, диеп эйттем. Кулында бэйрэмдэ биргэн кучтэнэчлэр, шул тыйнак кына булэклэргэдэ таудай соенеп, менэ бергэлэп сыйланырбыз диеп соенуен... Бигрэктэ ипле, акыллы булгансын инде, эткэй