Уяндым да... Сәгатемә карап,
Соңга калмыйм, диеп уйладым.
Күлмәгемнең иң матурын киеп,
Чәчәк кибетенә юл алдым.
Исәнмесез! Бирегезче миңа,
Иң-иң матур чәчәк бәйләмен.
Бүген минем иң кадерле кешем,
Әниемнең гомер бәйрәме.
Яшәу көче миңа биргән өчен,
Бурычлы мин аның алдында.
"Туган көнең белән кадерлем",-дип,
Башым ияр идем каршында.
Авыл башы...Зур хыяллар белән,
Ашыгам мин туган йортыма.
Айнып китеп шулчак, адымымны,
Юнәлттем мин зират йортына.
Коймасына барып сөялдем дә,
Күземдәге яшьне тыялмыйм.
ӘНИ җаным,нигә соң мин бүген,
Җылы кочагыңны тоялмыйм?
Салкын кабер ташың сыйпаганда,
Яңардылар барлык уйларым.
Яшь аралаш искә алдым әни,
Синең белән узган елларым.
Кабул