Мәхмүт Ибраһимовка.
Сәләтле ир-егет охшаш
Сандугачка, бөркеткә.
Талант өелеп бирелгән
Ибраһимов Мәхмүткә.
Яӊыш, Шарлык клублары
Кинәнәләр җыр-моӊга.
Концертлары гөрләп тора,
Чөнки Мәхмүт бар монда.
Гармуннарын тартып уйнар,
Җырын да моӊлы сузар;
Көчле алкышлар астында
Сәхнә түренә узар.
Районда чыгыш кирәкме,
Өлкәгә барасымы?
Вакытын, җаен да таба
Һәм өлгерә барсына.
Күршеләр аны ярата:
Чишмә, Бүздәк, Кушнарен;
Мәхмүт чыгышына килә,
Ташлап барлык эшләрен.
Уфа да белә Мәхмүтне,
Белә аны Казан да;
Чөнки Мәхмүт кайнап яши
Җырлы-моӊлы казанда.
Без-«Каләмдәш» дуслар аны
Бик тә хөрмәт итәбез.
Мәхмүт булса, иӊ шәп була
Җыр-шигырьле кичәбез.
Шигырь язып килдек тагын…
(