Предыдущая публикация
Следующая публикация
Свернуть поиск
Сервисы VK
MailПочтаОблакоКалендарьЗаметкиVK ЗвонкиVK ПочтаТВ программаПогодаГороскопыСпортОтветыVK РекламаЛедиВКонтакте Ещё
Войти
Мы используем cookie-файлы, чтобы улучшить сервисы для вас. Если ваш возраст менее 13 лет, настроить cookie-файлы должен ваш законный представитель. Больше информации
  • Главная
  • Увлечения
  • Видео
  • Группы
  • Люди
  • Публикации
  • Игры
  • Подарки
  • Поздравления
  • Помощь
  • русский
Левая колонка
Обложка профиля
Фотография от Танзиля Назарова (Исанбирдина)

Танзиля Назарова (Исанбирдина)

Последний визит: 21 янв
Фотография ""Тулпар" 2025 ел, 4нче санында минем шигырьләрем чыкты.
 "
Фотография от Танзиля Назарова (Исанбирдина)
Фотография "Бүздәгемдә чияләрнең кызарып пешкән чагы 
"
Фотография от Танзиля Назарова (Исанбирдина)
Фотография от Танзиля Назарова (Исанбирдина)
Фильтр
ЗаметкиУвлечения
Танзиля Назарова (Исанбирдина)
16 дек
Чәчәк-карлы буранда

❄🌀🌀🌀❄❄❄🌧

(Елмаеп көлеп кенә)

Комбайннар буран ура,
Тракторлар кар сөрә.
Кала урамнары такыр
Түрәләр отчёт бирә.

Чәчәсе юк, урасы юк
Кибетләр акча суга.
Киштәләр сыгылып тора
Кесәләр генә чыда.

Авылым урамнарында
Энҗе-кар бураннары.
Сөрми тракторлары да,
Урмый комбайннары.

Дөнья иркен, киртәләр юк
Басуда бии җилләр.
Кулда -- көрәк, карлар көрәп
Сыгыла иңнәр, билләр.

Кар-буранның чәчәк-гөлен
Җырларга салыйк, көйләп.
Буран күрмәгән, белмәгән
Африка торсын көнләп!
***
Матбугаттан хәбәр килде --
Шатлыкта бүген көнем.
Бананга кытлык булмас, ди
И, күңелкәем сөен!
✍✍✍
Тәнзилә Исәнбирдина
Танзиля Назарова (Исанбирдина)
11 окт
Туган җирем
🌹 🍀 🌷 🌸 🍀 🌺 💐 🌿 🍃
Туган җирем -- Башкортстан,
Чәчәк-гөлләр бакчасы!
Саныйм, дисәм, саннар җитмәс,
Байлыгының барчасын.
Урал тавы итәгендә
Киң кырлар, болыннары;
Туган җиремне данлады
Бихисап угыллары.
Челтери көмеш чишмәләр,
Зәңгәр күктәй күлләре;
Мәгарәләрдә сакланган
Тарихның күп серләре.
Туган илем -- Башкортстан,
Мул сулы елгалары;
Агыйдел, Чәрмәсән, Өршәк,
Дим, Җаек, Танып сулары
Монда тапкан юлларын.
Җир өсте -- җәннәт бакчасы,
Җир асты тулы алтын.
Дус вә тату гомер итә
Алтыннан кыйммәт халкым.
Кымызы һәм башкорт балы
Тәнгә сихәт бирәдер.
Ә табигате күңелгә,
Җанга ләззәт белән бер.
Туган җирем -- Башкортстан!
📝 📝 📝
Тәнзилә Назарова-Исәнбирдина
Танзиля Назарова (Исанбирдина)
8 окт
***
🍂🌿☘🌱🍁☘🍂🌿🍀

Ел фасыллары чиратлап
Үтсәләр дә бер юлдан,
Бар елмаюлар сипкәне,
Бар болытларга тулган.

Болытларны читкә куып,
Кояшка юллар ачып,
Карашны сөя быел көз
Алтын, мәрҗәннәр асып.

Асыл калфакларын әле
Каеннар да салмаган,
Кем әйтер көз күңелендә
Яшьлек дәрте калмаган?

Кем уйлап чыгарган икән,
Мәхәббәт, тик язларда?
Өмет гөлләре сулмасын
Көзләрдә дә назларга.

Иркәләмәсә дә тормыш
Яшәтә безне өмет.
Иңгә биштәрләр элсә дә
Мәшәкатьләргә төреп.

Тордым, бастым, күзем ачтым
Кояшны күрдем, диеп,
Рәхмәтле булып һәр көнгә
Кадерен белик берүк!
✍✍✍ 2025
Тәнзилә Назарова-Исәнбирдина
Танзиля Назарова (Исанбирдина)
4 окт
Инеш буенда
🍂🍂🍂🍂🍂🍂🍂🍂🍂🍂

Инеш ага, тал яфрак-яшь коя,
Иңбашкае төшкән салынып.
Сандугачы киткән, иңнәренә
Көзге җилләр йөри сарылып.

Күңел тулып уйлар алып китте
Яшь таллардай яп-яшь чагыма.
Кайтмас еллар ләйсән яңгыр кебек
Кʏкрәп узды офык ягына.

Офыкларга карый китә еллар
Киткәннәрен кʏңел сагына.
Сары кѳзнең салкын яфраклары
Ялкын булып җанга кагыла.

Ялмап ала кѳзнең ялкыннары
Уйлар моңсу җептән чигелә.
Бар дѳньямны кѳзләр чолгап алды
Сары кояш офык чигендә.

Ага сулар, инеш буенда -- көз,
Ташлап киткән талын сандугач.
Сагыш кына бик тиз ташлап китми
Кʏңелгә бер килеп кагылгач.

Язлар җитәр, таллар яфрак ярыр,
Сандугачы кайтыр сагынып.
Сүнми әле өмет, сагышны да
Инеш-сулар ки
На этом пока всё
Войдите в ОК, чтобы посмотреть всю ленту

321

  • Наиля Муртазина
    Наиля Муртазина
    Уфа
  • Фарида Байгильдина
    Фарида Байгильдина
    Казань
  • Нафиса Галиева
    Нафиса Галиева
  • Маулида Сафина
    Маулида Сафина
  • Фина Назарова (Ихсанова)
    Фина Назарова (Ихсанова)
    Уфа

  • Бесплатная открытка
  • Бесплатная открытка спасибо, цветы, елка

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного

Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.

Зарегистрироваться