Левая колонка
РӘХМӘТЛЕБЕЗ.
Истә,Әннә, Әттә диеп,
Йөрегән сабый чорларым.
Тәрәздән түзәлми көтеп,
Эштән кайткан чакларын.
Нәнәй белән үскәннәрем,
Иске өйнең түрләрен.
Кадерлеләремнең минем,
Япь-яшь булган мәлләрен.
Күңелле үтте балачак,
Мохтаҗлыкта сизмәдек.
Җылы ашы булды һәрчак,
Иске кием кимәдек.
Җәйнең каникулларында,
Барыр идек Уфага,
Булып кинотеатрларында,
Өс-башларга алырга.
Эшкә өйрәтеп үстерделәр,
"Тырыш балам! "-сүзләре.
Тәртип, иде -таләпләре,
Үрнәк булып үзләре.
Халык арасында алар,
Ихтирам казанганнар.
Эшләре белән макталганнар,
Күп ел хезмәт салганнар.
Әниебез ярты гөмерен,
Мәктәпкә багышлаучы.
Рус теленнән белем биргән,
Абруйлы укытучы.
Әтиебезне, әле һаман,
Маллары
- Класс
Рәхмәт АПА.
( беренче укытучым Гөлсинә апага)
Сезне күрсәк,иң җылы хисләр,
Күңелләребездә уяна.
Бер-бер артлы истәлекләр,
Мәктәп елларына юллана.
Рәхмәтләр апа,зур рәхмәт,
Тәүге укытучыбыз сезгә.
Изге теләкләр,олы хөрмәт,
Баш иеп,түккән көчегезгә.
Бүгенгедәй,хәтерләрдән чыкмый,
Әлифбаларны өйрәнүләр.
Апа диеп артыгыздан калмый,
Тирәгездә кайнап йөрүләр.
Нигез салып юлга чыгарасыз,
Инде буыннарны ничәнче.
Тик үзегез һаманда каласыз,
Һәрберебез өчен беренче.
САБАКТАШ ЯШЬЛЕК ДУСЛАР
Укып чыгып әверелдек,
Һөнәр ияләренә.
Сизелми дә калды кебек,
Вакыт үткәннәре дә.
Ерагайтсада еллары,
Араларны чакрымнар.
Һаманда иң якыннары,
Сабакташ яшьлек дуслар.
Безнең дуслык яралгандыр,
Бер икмәкне сындырып.
Авыр чакта сыналгандыр,
Тагын ныгырак чыныгып.
Бик күңелле үткәнгәме,
Сынауларга бөгелми.
Һаманда без бергә әле,
Андый дуслык өзелми.
ЧИРТМИ НИКТЕР КАРМАГЫ...
Чиртми никтер кармагы,
Уйнасада балыгы.
Ялтыратып кала сыртларын,
Чамадан тыш зурлары.
Әллә,һава шартларымы,
Урыннын тампадыммы?
Осталыгым кимәлеге,
Шул чамамы сәбәбе?
Урыныда нәкъ шул аның,
Бер култыгы буаның.
Чыршылары,зирек талы,
Чокырлы ерганагы.
Ай календаре дә алай,
Уңай фаразлый бугай.
Юктыр бер дулкын мазасы,
Бар шартлар да кыскасы.
Алайда аның каравы,
Кабып та карамады...
Әфсен-төпсене калмады,
Юк-ла,чиртми кармагы...
Әй...кителми-лә күңел..
Анысы,мөһим түгел.
Комар эзләп,йә ихтыяҗдан,
Килмәдем бит бу таңнан.
Хыялым иде күптәннән,
Качып мәшакатьләрдән.
Бер кайтып,ямьле җәйләрдә,
Күл буйларын иңләргә.
Кәрәкә буасын күреп,
Суында чумыплар, йөзеп.
Хәл җыеп шул
- Класс
На этом пока всё
Войдите в ОК, чтобы посмотреть всю ленту
Друзья137
Все друзья80 подписчиков
Группы28
- КХЛ185732 подписчика
- ЯкТаШлаРыМ ОчЕн!!!!ДлЯ ЗеМлЯкОв!!!48987 подписчиков
- ТАТАРЫ СО ВСЕГО МИРА9241 подписчик
- ТАТАРЧА КОТЛАУЛАР ТАТАР ТЕЛЕНДӘ19951 подписчик
- Күңел хисләрем , шигъри юлларда.10123 подписчика