Туганнар (хикәя)
Казан утлары,
Кырык өч яшьле әнисенең каты авырудан вафат булганын белмичә, аны һәм тугыз яшьлек энекәшен күрергә кайткан егет, өйгә кайгы килгәненә ышана алмыйча, бусага аша атлап керде дә, әнисенең өй уртасында яткан гәүдәсен күреп, баскан урынында катып калды...
Хәрби хезмәтнең ярты срогын диярлек бер кисәтү-искәрмәсез үтәгән Айратны часть командиры үзенә чакырып алды. “Рядовой Галимов, менә сиңа чираттан тыш ялга приказ. Вакытында килеп җит”,- дип искәртте. Туган өенә кайтып килергә бик өметләнсә дә, егет бу мәсьәлә болай тиз генә чишелер дип көтмәгән иде. Әнә, хезмәткә аннан алда алынган иптәшләренең дә кайберсе әле ялга кайтмаган. Көтелмәгән шатлыктан авызын еруын ты