Яттым, йә Алла.
Яттым, йә Алла, торсам иншалла,
Бу ятудан торалмасам иман бирсен бер Алла.
Иман белән китәмен, ислам белән кичәмен.
Яратканым, яфаным, күптер минем гөнаһым,
Гөнаһымны гафу кылгыл Иләһием.
Башымны куйдым ястыкка, күңлемне бирдем Аллага.
Алла, Алла дигәчтән оҗмах ишегем ачылсын,
Аллаһуммә дигәчтән караңгы гүрем яктырсын.
Тар кабремне киң кыйл, караңгы гүремне якты кыйл.
Дәүри белән дәрман бир, тәүфикъ белән иман бир,
Ятим кыйлма ата-анадин. сакла Үзең бәладин-казадин
Язу яздым, хат җибәрдем кабердәге Краеш атлы еланга.
Курыкканым тәмугъ,
Динем Ислам Әхмәт, Шәфәгатьче Мөхәммәт, килер бер көн Кыямәт.
Иләһи Туби агачының яфрагын күрсәм иде,
Солтаным, аны күреп шөкерана кыйлсам иде