Предыдущая публикация
Наилә Әюпова
Бар бәхетем бары синдә икән,
Синдә икән булган шатлыгым.
Минем өчен син барысы булдың-
Җан тереклегем син, җан тыным.
Син дип яшим, балаларым, диеп
Бар куанычларым тик сездән.
Күңел тынычсызлый, урын тапмый
Азга гына югалсаң күземнән.
Син-мин, диеп, мин-син генә, диеп
Үтеп тора килгән ак көннәр.
Пар иңнәрен иңнәренә куеп
Яши ала икән соң кемнәр ?
Парлы картаябыз, Шөкер Аллам,
Гомерлерәк булсачы гомер.
Картлыкта да бик зур тәүфик кирәк,
Араларга кермәсен сер-кер.
Күңелләр киң безнең туганнарга,
Балаларга әле терәкбез !
Саулык булсын,яшик әле, дускай,
Без бит әле җирдә кирәкбез.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев