Бәләкәч әкәм-төкәм ашыгадыр мүкәләп,
Бара тыныч кына, калган төсле үпкәләп.
Димен: бездә инде әкәмәт соң бу нинди,
Әйтерсең, әкияттә йөрисең әйли-шәйли.
Үт гөлбакчаның түренә, дәшәм: әйдүк,
Нәрсә азыгыңа, кунак итәм хәзер үк.
Уйлама әле, сыйлануың түгелдер әҗәт,
Тырышамын, булган өчен үзеңдә әдәп.
Әйдә, дускай, торма димен кебек бахыр,
Чык әле сукмакка, анда шундый такыр.
Я булмаса, утырыйк, син булырсың ахирәт,
Миңа кем беләндер сөйләшергә кирәк.
Әкәм-төкәмне карап чыктым баштанаяк,
Ике күзен куйган күтәреп,әйтерсең лә маяк,
Өстенә бөркәнгән матур сырлы кабырчык,
Әйдә әле, сөйләшик бер, авызың ачык.
Әйт әле,миңа, син бәләкәй әкәм-төкәм:
Кайда, бармы соң синең атаң, әнкәң ?
Күрсәт, кайсы якларда син үзең яшисең,
Кушмадылармы әллә, һич дәшмисең.
Әкәм-төкәм кабырчыгына керүне карый,
Миңа ди ул бик сөйләшмәсәм дә ярый.
Сез кешеләр безнең телне аңламыйсыз,
Без вакларга башыгызны иеп карамыйсыз.
Мин карыймын барыгызга бәрабәр итеп,
Зинаһар яннарымнан ачулы барма китеп.
Бу дөньяны яратучы сиңа бирсен бәрәкәт,
Телегәнен итәр насыйп, кодрәте бихисап.
Мүкәләп-шуышып . Әйли-шәйли-тартынып,оялып.
Бахыр-мескен. Бихисап-исәпсез,хисапсыз.
Әҗәт-бурыч. Бәрабәр-тигез. Ахирәт-якын дус.
Кабычык-раковина. Бәрәкәт-бәхет.


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 46
Сездян шулай матур шигырьляр агыла!!! Машалла! Талант!