Дусларыма
Кызларыбыз җиләк җыя,
Җәйге ямьле яланда.
Гөрләп тора дөньялары,
Җимеш тулы бакчада.
Егетләр дә бу тормышта,
Үтә катмарлы юллар.
Максатларына ирешә,
Зурайта өен кызлар.
Җигәрлеләр чаңгы шуа,
Ямантау итәгендә.
Дәрт бирә сокланып дуска,
Таганай иртәсендә!
Сайрый безгә сандугачлар,
Табигать уянганда.
Моң тарата сыерчыклар,
Чәчкәле тугаенда.
Эшләнәчәк күп эшләр,
Бай hәм якты күңелләр.
Йөрәк безнең яшь шул әле,
Олыгаерга юк бит мәл.
Җитмә куып безне картлык,
Кач син бездән, кит ерак.
Яшәсеннәр дуслар безнең,
Бәхеткә көнен урап!