Кычыткан
Читән буйларында язын
Борын төрткәч кычыткан,
Яланкуллап өзеп әби
Китерде үрге очтан.
Юып кына, вак-вак турап
,,Без, -- дип, -- шулай ачлыкта"...
Аш пешергән иде әби
Кычытканнан, тансыкка.
Кычытканны без дә җыйдык,
Юк сәбәп үпкәләргә --
Балта белән ваклап бирдек
Яшь чеби-бәбкәләргә.
Малайлыкта гаскәр булып
Бакчалар баскан чакта,
Кычытканнар безгә каршы
Торалар иде сакта.
Еллар үтте, дәрман китте.
Йомшара төште күңел.
Ә кычыткан һаман шул ук --
Картаер кебек түгел.
...Китәр юлга атлаганда
Иртәнге салкын чыктан,
,,Онытма мине", -- дигәндәй
Чагып алды кычыткан.
Айдар Маннанов.
23.04.2021ел.