Дөнья инде элеккечә булмас...
(Мәрсия- Реквием)
Әйе, дөнья инде беркайчан да элеккечә булмас...
Кемдер мәңгелеккә узар, кемдер газизләрен җуяр, кемдер эшсез калыр, кемдер – ашсыз... Кемдер – башсыз...
Кичә генә кайнап торган тормыш бүген сүнеп ята... Өйләр ябык. Юллар ябык. Илләр ябык. Сугыш та юк – халык үлә. Байлар - бөлә. Тәкъдир - көлә... Саташкан Кешелек үз аягы белән салкын гүргә керә...
Дөнья инде элеккечә булмас... Комсызлыкта чиктән ашып, башкалар башына басып, туклыктан кикереп, күкләргә сикереп, гамьсезлектән уйнап-биеп тормас...
Дөнья инде элеккечә булмас... Бәндә киләчәккә зур планлар кормас. Җавап эзләр. Җавап тотар. Берьялгызы калып... Ни сәбәпле? Нигә болай