
Фильтр
Эх, авылым
Эх, авылым, синдә яшәр идем! Яшәр идем бер дә китмичә. Җиләк җыя- җыя, Яфрагыннан чык тамчыларын бер дә түкмичә. Яшәр идем һәрбер таңың күреп, Сукмаклардан йөгереп күлләргә. Эх,авылым, синдә яшәр идем, Китмәс идем башка җирләргә. Кар яудырып ап- ак кышлар килә, Көмеш туннар кия өйләрең. Якты юллардан Яңа ел килә, Киләчәкнең ачып серләрен. " Нәрсәсе бар инде? "- дияр берәү. Аңлатасы булыр ахрысы: Балачагым белән авылымда Йөрәгемнең калган яртысы... Наиля Зарипова
Показать еще
- Класс
***
Безгә кеше нәрсә әйтер диеп Күптән үткән инде борчулар. Борчылмале син дә янып-көеп, Синең юлдан барганмы алар? Күпне белә кеше, күп ишетә, Сөйләүчесе микән остарган? Дөресме, юкмы, сүз ерак китә, Очы- кырыйлары югалган. Явам әле мамык карлар кебек, Рәхәт миңа, авыртмый башым. Ераклардан килеп җиткән сүзгә Селкенми дә әле бер кашым... Наиля Зарипова
Показать еще
- Класс
Вакыт урлый барнәрсәне
Барнәрсәне вакыт кына урлый, Уйлап карагыз әле сез дә бер. Еллар агышларын саный- саный Җәлләми ул, урлый барыбер. Сорап тормый, урлый матурлыкны, Йөзеп китә яшьлек, югала. Вакыт кына, гаепләгез шуны, Көтеп тора алмый, кузгала. Бик ярата ул ашыктырырга, Вакыт узганына шаккатам. Таң атканда йөри уятырга, Көн дә үтеп киткән, мин ятам. Барнәрсәне вакыт кына урлый, Шау чәчәкле сула гөлләре. Иштәсезме, вакыт саный- саный, И йөгерә сәгать телләре... Наиля Зарипова
Показать еще
- Класс
Яз сулышы
Яз сулышы керде тәрәзәдән, Тик урамда хаман кыш әле. Карлар эри башлар инде тиздән, Куш әле, табигать, куш әле ! Таңнан кояш кайнар нуры белән Үтүкләсен бозлы юлларны. Әкрен генә гөрләвекләр белән Озатарбыз без салкын кышларны. Салмас бәлки әле озак кына Ак туннарын бу кыш йортлардан. Ал чәчәкле матур язлар гына Үтәр барыбер бу юллардан ! Наиля Зарипова
Показать еще
- Класс
Хәтирәләр
Салкын көзләр җитү белән хәтирәләр Кулларымнан мине кабат җитәклиләр. Алар белән аерылмыйча бергәләшеп, Сәяхәткә чыгабыз без җитәкләшеп. Хәтирәләр алып китә еракларга, Кабатланмый торган матур вакытларга. Иң кадерле мизгелләргә кайта уйлар, Мәңге бетмәс кебек безнең барыр юллар. Кояшларда уйный сары, кызыл яфрак, Хәтирәләр белән булдым шактый озак. Көздә генә дә яшәргә риза, беләсегез килсә, Хәтирәләр мине кулдан җитәкләсә. Наиля Зарипова
Показать еще
- Класс
Шәм
Сүндермәгез мине, яныйм әле, Сезнең өчен яныйм, кешеләр! Кирәк икәнемне тойыйм әле, Башкача юк миңа яшәүләр. Сүндермәгез! Таң атканчы гына Бер янасы иде, елыйсы... Офык сызыклары яктырганчы Күңелемнең бардыр бушыйсы. Сүндермәгез! Сүндермәгез мине! Яныйм балкыйм бераз , кешеләр! Тойыйм әле кирәк икәнемне, Башкача юк миңа яшәүләр... Наиля Зарипова
Показать еще
- Класс
Киләчәк
Язларымнан җәйгә кергән идем генә, Алтын көзләр инде каршы ала менә. Уйлап яши идем алда дип киләчәк, Киләчәктә мин барсына өлгерәчәк. Ә чынында киләчәкләр инде җиткән, Сизми калганмын мин гомер инде үткән. Ни арада үсеп җиткән бит балалар, Хәзер алар киләчәкне уйланалар. Ә без инде? Безнең таңнар үткән мәллә? Берни көтмибезме, гомер узган мәллә? Я бәхеткә күмеләбез, я сагышка, Шулай язган микән әллә бу язмышка. Яшьлек таңы бүләк итсә дә ярату, Һәрнәрсәнең бар ахыры, бар югалту. Бик тиз уза икән чыннан да бу гомер. Киләчәгең үткәннәргә әверелер. Язларымнан җәйгә кергән идем генә, Алтын көзләр инде каршы алган менә. Наиля Зарипова
Показать еще
- Класс
Явыз язмыш
Явыз язмыш, ник гел синеңчә соң, Кая икән синең йөрәгең? Син уйнаган уен авыр да соң, Кешеләрнең өзә үзәген... Бергә булган чакта уйламыйбыз, Белмибездер кеше кадерен, Күзләренә төбәп карамыйбыз, Тыңлап бетермибез сүзләрен. Тиешенчә тормыш бара кебек, Бүтән төрле яшәү юк та ул, Язмыш һәрчак безнең яклы кебек, Кайгы булып ишек какмый ул. Юк икән шул... Ул күрсәтә икән, Көтмәгәндә яшькә чылата, Якыннарны алып китә икән, Чәчебезне безнең агарта. Явыз язмыш, ник гел синеңчә соң, Кая икән синең йөрәгең? Син уйнаган уен авыр да соң, Кешеләрнең өзә үзәген... Наиля Зарипова
Показать еще
- Класс
Алмагачлар
Алмагачлар, мин сокланам сезгә, Сезнең кебек яшәр идем мин. Бөтен дөнья кергән чакта көзгә, Алма булып пешәр идем мин. Җәйләремнең эссе чакларында Җыяр идем кояш нурларын. Яшен яшьнәп яңгыр яуганда да Табар идем яшәү җайларын. Сүрелсә дә матурлыгым көздә, Кабат язлар килә көтәсем. Алмагачлар, гел сокланам сезгә, Сезнең кебек килә яшисем. Наиля Зарипова
Показать еще
- Класс
загрузка
Показать ещёНапишите, что Вы ищете, и мы постараемся это найти!
Левая колонка
О группе
Стихи на татарском языке. Татар телендә шигырьләр. Автор: Наиля Зарипова
Показать еще
Скрыть информацию