Фильтр
Закреплено
596354221849
  • Класс
  • Класс
Фанус Фамиевич Нуретдинов

Ява ак кар.

Ява ак кар,
Ява ак кар,
Ап - ак булган
Барлык яклар.

Яауган карга
Сылу битен
Бер кыз куйган -
Кызларда ул
Табигәтьне
Тоя торган
Нечкә як бар
Ява ак кар,
Ява ак кар.

Кар энҗесе
Эреп бетә
Ә кыз тагын
Тагын көтә...

Була алсам
Ап - ак карлар,
Бер туктамый
Явар идем,
Йөзләрендә
Кузләрендә
Эрер идем,
Тамгы булып
Йөрәгенә
Тамар идем..

Ява ак как,
Ява ак кар.

31.12.1967. " Кызыл таң"
Показать ещё