
Гармун китте авылдан
Авыл кичләренең тальян моңы
Кай якларда калган адашып,
Агачларның яфраклары гына
Нидер шыбырдыйлар парлашып.
Авыл кичләренең тальян моңы
Еллар асларына күмелгән,
Сабан-туйлар уза бер гармунсыз
Сагыш чыга тулып күңелдән...
Яшь киленнәр гармун моңы белән
Су юлларын күптән үтмиләр,
Каз өмәсе җитсә тезелешеп
Бәкеләргә инде төшмиләр.
Еллар асты баскычларын табып
Кайтсын иде гармун авылга,
Кичләр җитсә өздерепләр уйнап
Күмсен иде урамны моңга!
Очраштырып бергә яшь парларны
Тартсын иде сөю кылларын,
Йоклап яткан картлар торсын иде
Искә алып яшьлек елларын.
Альфира Саетгареева 04.05.2020.
1 комментарий
9 классов
Әллә җаннар кайтып урый микән
Менә, тагын кыр казлары
Үттеләр әле очып,
Карап калдым, учым белән
Йөрәгемне мин кысып...
Кыйгак - кыйгак без бик ерак
Без йолдызлар артында...
Аваз салып очты казлар
Язмышлары хакында...
...Ерак сугыш елларында
Өзелгән гомерләр без,
Беләсебез килә бик тә
Ни кыла нәселебез.
Сезгә аяз күкләр өчен
Өзелде гомеребез,
Казлар булып очып үттек
Тарта туган җиребез.
Җаннарыбыз тыныч булсын
Саклагыз туган җирне,
Түгелгән каннар хакына
Сатмагыз туган илне!!!...
И кычкырды кыр казлары
Мин, сүссез дә аңладым,
Карап калдым, учларымны
Йөрәгемнән алмадым...
2 комментария
6 классов
Картинәмнең күз яшьләре
Картинәмнең челтер күз яшьләре
Нәни йөрәгемә тамдылар,
Тамдылар да нәни йөрәгемә
Зиһенемә сеңеп калдылар...
Җөн җегерли минем картинәем
Бөтерелеп тора орчыгы,
Әкерен генә моңлап нидер көйли
Ә күзләре тирән борчулы.
Нидер көйли...көйнең азагында
Үксеп-үксеп елый тын гына,
Явыз сугыш упкынына чумган
Улларын һәм кызын сагына...
И, Ходаем, балаларым хакына
Ник түкмәдең минем канымны,
И, Ходаем, балаларым өчен
Ник алмадың минем җанымны?!!!
Үксеп-үксеп елый картинәем
Йөрәк аша, иплэп, тын гына,
Сугыш упкынына төшеп чумган
Биш йөрәген өзелеп сагына...
2020. Альфира Саетгареева. Илиш.
0 комментариев
6 классов
САБЫРЛЫК
Сабыр бул, дип, безгә әти-әни
Иртә бала чактан өйрәтте,
Сабырлыкның төбе сары алтын,
Дип, мәкәлләр укып күрсәтте.
Иртә таңнан торып көтү кудык
Күзне тырнап нәни кул белән,
Сабыр гына чөгендергә киттек
Басу буйлап, такыр юл белән.
Сабыр булдык үсеп буйга җиткәч
Туган йорттан чыгып киткәндә,
Сабыр булдык, юктан да бар ясап
Узебез донья корып көткәндә.
Бала тапкан чакта сабыр булдык,
Сабыр булдык йокысыз төннәрдә,
Талон тотып озын чират тордык
Илгә төшкән авыр көннәрдә.
Сабыр булдык, шул талонга бүлеп
Ризык, кием алган чакларда,
Сабыр булдык нинди генә авыр
Уй килсә дә газиз башларга.
Сабырлыкның сары алтынына
Җиттек булса кирәк, җәмәгать,
Донья җитеш,барысы да булган,
Барысына мин, бү
2 комментария
5 классов
Фильтр
01:30
155 комментариев
1.2K раз поделились
11K классов
- Класс
02:33
- Класс
00:38
- Класс
загрузка
Показать ещёНапишите, что Вы ищете, и мы постараемся это найти!
Левая колонка
О группе
Минем бу шигырьлэр,укучынын кунеленэ жан ореп, авыр чакларда да яшэу тигезлеген югалтмыйча калыр очен рухи азык булсын иде дигэн
ометтэ тэкъдим ителэ. Кунеллэргэ дэрт остэп, кечкенэ бер мизгелгэ булса да кемгэдер шатлык хисе булэк итэлгэндэ, узен очен дэ зур шатлык бит ул. Уткэннэрне искэ алсак та, бугенге коннен кадерен белеп яшэугэ ни житэ!
- Администратор:
Показать еще
Скрыть информацию
Фото из альбомов
Ссылки на группу
22 874 участника
307 участников
5 456 участников