Кайтып йөрегез балалар.
Атна үтү белән җыелышып, ялда,
Әни диеп сиңа җыелдык
Без бит һаман бала булып
Канат асларыңа сыендык.
Автобуслар сирәк йөресәдә
Акча ягы да булды чамалы,
Тик кайтырга кирәк әниемә
Таба идек инде чараны.
Ә син көттең безне таң атуга
Ашың салдың ,куйдың камырың
Бу туган йорт тарта гел үзенә
Өзеләлми синнән тамырың.
Әйтә идең әле исән чакта
Туган йортка кайтып йөрегез
Кем көтәр соң кузем йомылгачтын?..
Япкач капкасын нигез.
Еллар үткәч шушы сузләрне
Кабатлыйбыз хәзер үзебез
Балаларыбыз өйгә кайткан чакта
Чәчкә ата безнең йөзебез.
Елгалар ага ага
Карап торамда елгага
Әллә күзем үзгәрә
Бер карасаң зәнгәр кебек
Икенчедән әллә нинди төс ала.
Ике ярның уртасыннан
Кая агадыр ерып?...
Бер карасаң туры бара
Куя юлын кинәт борып.
Карап торамда елгага
Сулар уз юлын таба
Тауны ерып агып чыгып
Кулләргә таба чаба.
Елгалар да кеше кебек
Дусларын эзли таба
Шул дуслары белән бергә
Бергәләп ага ага
Кайтып йөрегез балалар.
Атна үтү белән җыелышып, ялда,
Әни диеп сиңа җыелдык
Без бит һаман бала булып
Канат асларыңа сыендык.
Автобуслар сирәк йөресәдә
Акча ягы да булды чамалы,
Тик кайтырга кирәк әниемә
Таба идек инде чараны.
Ә син көттең безне таң атуга
Ашың салдың ,куйдың камырың
Бу туган йорт тарта гел үзенә
Өзеләлми синнән тамырың.
Әйтә идең әле исән чакта
Туган йортка кайтып йөрегез
Кем көтәр соң кузем йомылгачтын?..
Япкач капкасын нигез.
Еллар үткәч шушы сузләрне
Кабатлыйбыз хәзер үзебез
Балаларыбыз өйгә кайткан чакта
Чәчкә ата безнең йөзебез.