Хастаханәгә барып җиткәнче Гамил әллә ниләр уйлап бетерде. Галия нинди булуына карамастан ул аның хатыны, кызының анасы һәм ул аңа үлем теләмәс иде. Җитмәсә кечкенәдән бергә уйнап үскән сыйныфташы да бит әле. Әйе, Галиянең үз үзен тотышы Гамилгә бик ошап та бетми, тик шулай да, ул алай ук начар да түгел, үләргә дә әле иртә аңа, иртә. Шуңа да, юл буе ул гына булмаса ярар иде дип теләп барды Гамил. Менә ул хастаханәнең морг бүлеге янына якынлашты. Аны көтеп торган Данил, тагын бер ир ат аның белән кул биреп исәнләштеләр. Данил Гамилгә карап:
— Гамил дустым син әзерме?
— Андыйга кем әзер була ала икән Данил? Әлбәттә юк, тик бары әйе карый алам дип кенә дияргә кала.
Полиция хезмәткәрләре белән бергә Гамил моргның эченә узды. Менә ул, менә ул өстәлдә, ак җәймә япкан хатын кыз гәүдәсе. Ничек, ничек итеп аңа карарга? Үзенең эш дәверендә аңа берничә тапкыр мәет карарга туры килде, тик болай мәетнең битен ачып карарга курыкканы юк иде аның. Гамил күзләрен йомып, тирән итеп сулыш алды да, санитарга карап:
— Ачыгыз , йөзен күрсәтегез. — диде, ләкин шул ук минутта аның йөрәге урыныннан чыгам- чыгам дип каты итеп тибәргә тотынды. Юк, юк , ул үзен кулга алырга тиеш . Гамил өстәлгә якынлашып, үлгән хатын кызның йөзенә карады да :
— Юк, бу Галия түгел.
— Ты уверен? Каян беләсең? Йөзен почти танырлык түгел бит.
— Әйе, йөзен танырлык түгел, тик колак астында ярасы юк, шуңа карап була , Галиянең уң як колагы астында кара миңе бар, ә бу хатынның юк. Димәк ул Галия түгел.
Данил үзе дә сизмәстән:
— Аллага шөкер , шул хәтле курыктым мин, синнән дә күбрәк курыкканмындыр да әле. Дустыңа кайгыңны уртаклашам диюдән дә авыры юктыр ул.
— Рәхмәт сиңа минем өчен борчылганың өчен. Ярый, әйдә чыгыйк моннан тизрәк.
Алар бергәләшеп моргтан чыктылар, Гамил егетләргә борылып:
--Менә хәзер тагын бу хатынның кем икәнен белеп , туганнарына хәбәр итәргә кирәк. Ничек белергә генә кем икәнен? Документы юк дидегез бит әле, нигә дип кешеләр сумкаларына кечкенә генә кәгазь кисәге тогып йөрмиләрдер инде.
— Кызык инде син, үләселәрен белсәләр, алар белер иде нәрсә тогып йөрергә. Ул белмәгән бит инде шулай килеп чыгасын. Туганнары, дуслары аны югалту хакында мөрәҗәгать итәрләр дип уйлыйм.
— Ярый, егетләр, мин китим әле, әнине дә тынычландырырга кирәк, ул бит телефоннан сөйләшүгә чыгып чапканны белә, борчыладыр.
Гамил өйгә кайтып нәрсә булганын сөйләп бирде дә:
— Әни әлегә әбине авылга кайтармаскадыр, гел яшереп йөреп булмас, аңа җайлап нәрсә булганын әйтергә кирәк булыр.
— Дөрес улым, үзем дә шулай димәкче идем. Бергә- бергә җиңелерәк булыр, кем белә әле бик борчылмас та, кызының нинди икәнен ул белә.
— Әни мин ашыйм да эшкә китәм, бүген эштән соң җыелыш була, мин бераз соңрак кайтам. Әни аннары телевизор кабызып куй, Галия турында да әйтергә тиешләр. Бәлки теге үлгән хатынны да әйтерләр, аның да туганнарын табасы бар бит.
Фәймә апа дөньясын онытып кичкә кадәр телевизордан хәбәр көтте, тик хәбәрне кич кенә , яңалыклар вакытында гына әйттеләр. Фәймә апа үз үзенә " Менә боз кузгалды, хәбәр генә көтәсе кала" диде. Миләүшә турында да уйларга онытмады. Нәрсә эшләргә , кызы турында ничек әйтергә? Кирәк вакытта, ничек тиз вакыт үтүен теләсәң дә сәгатләр сузыла, ә менә көн үтмәсен дип көтсәң дә, көн үткәнен сизми дә каласың икән. Менә бу юлы да шулай булды, төн үтеп яңа көн туды. Гамил төшке ашка кайтканда Миләүшәне дә хастаханәдән алып кайтты. Тәмле ашлары, сыйлары белән Фәймә кодагыен каршы алды. Ишектән керүгә Гөлчәчәкне Фәймә кулында күреп, Миләүшә:
— Сөбханалла бигрәк тә зур үскән минем кечкенә кызым— дип, баланы тизрәк үз кулына алып иркәли дә башлады. Берара шулай онытылып торды да:
-— Кодагый сезнең миннән нидер яшерүегез турында мин күптән сизеп йөрим, борчылмагыз мин түзәм, нәрсә булды, сөйләгез. Әйтегез, кая Галия?
Фәймә белән Гамил бер берсенә карап , нәрсә әйтергә белми тордылар. Миләүшә кабат:
-— Галия телефонын алмый, минем белән сөйләшми, яныма килмәде, җитмәсә сез дә әллә нинди сәбәпләр таба башлауга мин аңладым. Үтенәм әйтегез нәрсә булды?
Гамил Миләүшә апага карап торды да, диванга утырырга кушты, үзе дә аның янына утырып:
— Әби без Галия кая икәнен белмибез.
-— Ничек инде?
— Менә шулай, ул синең яныңа дип киткән иде, шуннан соң өйгә кайтмады. Мин үз эшем буенча аны эзләтәм, үлеләр арасында да, хастаханәләрдә дә ул юк. Ул безне ташлап китте.
— Нигә шулай дип әйтәсең? Әллә сәбәбен дә ачыкладыңмы?
— Сәбәбен белмим әби, минем аны кыерсытканым булмады. Ул бит ноутбукта утыра иде гел, ә югалыр алдыннан, үзен тапмасыннар дип, бөтен булган мәгълүматны юкка чыгарган.
Миләүшә апа ике кулы белән башын тотты да:
-— Әй җүләр бала, нишләгән бит ә, китсен китәсе килсә, тыныч кына китеп була иде бит. Нигә дип кешеләр борчый икән ул ? Нигә?
— Миңа калса бу озакламый ачылачак әби, Галия табылыр дип ышанам мин.
Телевизордан күрсәткәннән соң күп кешеләр шалтыратып Галияне анда күрдек, монда күрдек дип әйтүчеләр булса да, тик берсе дә дөреслеккә туры килми иде . Тагын өч көн үтеп китте, көннән көн үтүгә Гамилнең йөрәге әрнеде, ул үз үзен кая куярга белмичә йөрде. Бүген эштән дә иртәрәк кайтырга теләгән иде, ләкин ахырда гына аларны шәһәр читендәге бер йортка җибәрделәр. Кемдер шалтыратып, ире хатынын үтерәм дип мылтык тотып йөри диделәр. Гамил хезмәткәрләре Руслан һәм Алексей белән шул адрес буенча киттеләр. Шәһәр читендәге бер йорт янына кешеләр җыелган, ә эчтән үтерәм, үтерәм мин сине диеп кычкырган тавыш ишетелә. Полиция хезмәткәрләре әкрен генә эчкә керә башлады. Өй ишеген ачып, өйгә керә башлаган полиция хезмәткәрләрен күреп, теге ир хатынына мылтыгын терәп:
-— Чыгыгыз моннан, чыкмасагыз мин аны атып үтерәм.
Алексей дигән хезмәткәр иргә карап:
— Тынычланырга тырышыгыз әле абый, бәлки үтермичә дә сөйләшеп буладыр? Нигә дип аны үтерергә телисез?
— Ул, ул минем бөтен гомеремне тар мар итте. Имеш мин исерек, ул миннән туйган. Сөяркәсе янына качарга тели.
— Ә сез каян беләсез ул нәрсә теләгәнне? Гел исереп аны куркытып торганга гына әйтәдер бәлки? Үтенәм җибәрегез аны. Җитмәсә тормышыгызны бозды дисез, болай тагын да начар була бит инде.
— Сезнең эшегез юк миндә, китегез дим мин сезгә. Нәрсә беләсез соң сез минем тормыш турында, ә ? — дип әйтүгә Гамилнең теге иргә ачуы чыкты. Ул Алексей алдына ук чыгып басты гына, теге ир тагын:
— Килмәгез якын дидем мин сезгә, үтерәм, үтерәм мин аны. Миңа терять нечего.
Гамил дә ярсый башлады да:
— Ә беләсеңме, үтер, әйдә мине дә үтер, миңа да терять нечего. Ә син үзең нәрсә беләсең минем турында, аның турыда— дип Алексейга төртеп күрсәтте дә— әйт, ник дәшмисең, нәрсә беләсең син минем турында мине үтерер өчен? Хатыны хыянәт иткән имеш, син бит үзең дә дөресен белмисең. Ул сиңа чыннан да хыянәт иткәнен каян беләсең син? Син тикшердеңме? Кешене үтерәм диюе җиңел, ә үтерүе авырырак. Ә менә чын дөреслекне белү тагын да авыр, дөресен белеп нигә ялгыштым икән дип уйлавы тагын да авыр. Үтер, үтер әйдә мине — дип Гамил теге иргә якынайды, үзе— Мине үлемнән курка дип уйладыңмы? Мине үтереп карадылар инде, барып кына чыкмады. Минем дә хатын китте, ә хыянәт итүен әле дә раслый алмыйм. Ул үзенең газиз баласын калдырып китте, ә мин бернишли дә алмыйм. Әйт, миңа нишләргә, мин дә аны үтеримме? Әйт, әйт миңа нишләргә?
— Кит дим мин сиңа.
— А то что? Үтерәсеңме? Әйтү җиңел дидем бит мин сиңа, ә үтерүе тагын да авыр— дип Гамил исерек янына ук килеп басып, аның мылтыгын күкрәгенә куеп:
— Менә килдем үтер, — ул бу сүзләрен тыныч итеп әйтте дә, өстәп куйды:
— Ул синең тормышыңны тар мар иткән, ә син үзеңнең тормышыңны тагын да авырайтасың бит. Синең төрмәдә утырасың киләме? Анда рәхәт дип уйлыйсыңмы? Ярар, әйдә башта мине, бер гаепсез кешене үтер, аннары хатыныңны. Ә мине башта үтермәсәң мин сиңа хатыныңны үтерергә ирек бирмим.
Теге ир туп туры Гамилнең күзенә карады да, мылтыгын идәнгә бәреп:
— Юк, мин үтерә алмыйм. — дип янәшәдә торган урындыкка утырды. Руслан белән Алексей килеп теге ирнең каршысына бастылар, тагын мылтыкка ябышмасын дип аны кырыйга алып куйдылар. Руслан Гамилгә карап:
— Ну ты идиот, белсәң иде синең өчен ничек курыкканны. Мин аздан аңа атып җибәрмәдем ул сәрхүшкә..
— Ә нигә? Мин бит әйттем , үтерәм дип әйтү җиңел, ә эшләве авыр. Хатынын үтерергә теләсә, ул аны без килгәнче атып үтерер иде. Ярый, мин үз эшемне эшләдем, сез оформляйте. Теге исерек белән язу эшләрен бетереп өйгә кайтканда, инде тугыз тула иде. Фәймә апа белән Миләүшә апа Гамилне дүрт күз белән көтеп утырдылар. Нәрсә булса да билгеле булмады микән Галия турында дип өметләнде алар. Шул өмет дигәне ниһаять бүген әниләрнең теләге белән бергә килеп тә җитте. Гамил белән бергәләп сөйләшеп утырганда билгесез номер Гамилгә шалтыратты. Гамил һәрвакыттагыча:
— Әйе тыңлыйм сезне.
Телефоннан дәшүче булмады. Гамил янә;
— Тыңлыйм сезне, нигә дәшмисез?
— Гамил бу мин, Галия.
Гамил Галиянең тавышын ишеткәч хәтта урыныннан сикереп торды да:
— Син ?
— Әйе мин Гамил, гафу ит югалуым өчен, минем синең белән сөйләшәсе бар иде.
— Адресны онытмагансыңдыр бит, кайт, сөйләшербез. Әниеңнең дә сине бик күрәсе килә.
— Юк Гамил, үтенәм әгәр соң димәсәң паркка кил, мин сине шунда көтәм. Зинһар өчен әнигә әлегә әйтмә. Ул синең минем белән очрашуга барасыңны белсә, сиңа ияреп киләчәк бит.
— Ярый көт, тик мин килмичә китәсе булма, ишеттеңме Галия?
— Көтәм Гамил , көтәм.
Гамил әниләренә нәрсә булганны да аңлатмыйча тагын өйдән чыгып китте .
Дәвамы иртәгә.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 13