Гамил кашыкны алып янә ашый башлады. Хатынының сүзләре бер генә дә ошамады аңа. Ничек итеп шул хәтле нужа белән күтәреп йөргән баласы хакында ана кеше шулай дип әйтә ала? Әнә Алсу үз баласы хакына саф мәхәббәте белән дә хушлашырга әзер. Булмады, булмады шул, аларның тормыш юллары туры килмәде. Гамил ашап бетереп, Галиягә рәхмәт әйтеп зал ягына, диванга чыгып ятты. Аның башында барысы да буталды. Менә ул ике яшь хатын кызның капма каршы якларын уйлады. Юк, Алсуны яраткан өчен генә түгел, ә аларның үз үзләре тотышы, тормышка карашларын һәм ниһаять әниләрдә генә була торган әниләр хисен балаларына карата булган тойгыларын, кичерешләрен. Берсе баласы хакына көнче, үзен хөрмәт итмәүче ирне дә кабул иткән, икенчесе үзен хөрмәт итеп, үзе үк яратып яшәгән ирдән булган баланы кабул итеп ала алмый. Нәрсә соң бу ? Галия үзе мине яратам дип янымнан да китмәде, ә хәзер нәрсә? Ул бит баланың тууын көтәргә тиеш, чөнки ул бала яраткан иреннән. Юк, юк бу дөрес түгел , бәлки ул чынын да мине яратмыйдыр? Бәлки ул бары Алсуга үч итеп кенә мине үзенеке итәргә теләгәндер? Гамилнең башы катты, шулвакыт аның янына Галия килеп утырды да :
-— Ярар инде үпкәләмә, мин чыннан да нәрсә әйткәнемне белеп бетермим. Әллә нишлим шунда, тик минем гаебем юк. Кайвакыт корсаклы хатыннарның үз үзен тотышлары тискәре якка үзгәрә ди бит. Алла теләсә бәби табам да кире үз халәтемә кайтам. Гамил ярар инде, үпкәләмә дидем бит. Ярар син дигәнчә булсын ди, яңа елны әни янында гына үткәрербез. Ә кайчан кайтабыз соң?
— Белмим, үзеңә кара, иртәгә кыска көн эшлибез, теләсәң иртәгә, юк икән 31 көнне иртән кайтырбыз. Бәйрәм генә түгел бит , әле әнигә дә булышырга кирәк .
-— Ә апаларың, алар да кайталармы?
— Юк кайтмыйлар. Белмим, никтер гел вакыт таба алмыйлар алар. 8 мартларга бәби чәенә кайтабыз диләр.
— Әйе алар гына бик кирәк иде .
— Галия
— Ә нәрсә Галия? Гел шулай, эшләргә, булышырга Гамил, атна саен авылга чаба, ә итне төяп китәргә алар.
— Соң бушка түгел бит инде, әнә әнигә акча биреп калдырганнар.
Галия аздан гына апалары ни сәбәпле акча биреп калдырганнарын әйтеп салмады. Әйтсә тагын Гамил белән сүзгә килә , ә тавыш чыгарырга аңа әлегә кирәк түгел иде .
Менә бүген янә ишеп- ишеп кар ява. Ябалак- ябалак кар бөртекләре, ак күбәләктәй һавада очып уйныйлар да, әкрен генә җиргә төшәләр. Әнә урамда балалар, сумкаларын җиргә төзеп куйганнар да, шау гөр килеп бер-берсен карга батыралар. Аннары кардан сикереп торып , бер берсенә кар йомгакларын очыра башладылар. Менә бер кар йомгагы узып баручы бер 40--45 тисендәге ир атка тиде. Балалар аптырап карап торганнан файдаланып, теге ир балаларга үзе кар йомгакларын бәрде. Балалар чыр-чу килеп, бөтенесе берләшеп теге иргә кар бураны туздыра башладылар. Теге ир үз үзенә нидер сөйләнеп, көлә-көлә балалар яныннан тизрәк китү ягын карады. Әйе Гамил дә шулай кар атып уйнарга ярата иде. Тәрәзә каршысында басып торган Гамил янына Галия килеп басты.
-— Мин әзер, кибеткә кереп чыгарбыз да, авылга кайтып китәрбез. Ә син монда нәрсә моңаеп басып торасың?
-— Моңаям дип, әнә балалар уйнаганны карап торам. Үзебез дә мәктәптән кайтканда шулай кар атышып уйный идек бит. Ярый әйдә киен, мин әйберләрне алып чыга торам— дип Гамил киенеп, Галия әзерләп куйган ике сумканы күтәреп өйдән чыгып китте . Авылга кайтып җиткәндә шактый караңгы төшкән иде.
— Гамил без бит барыбер синең әниең өендә кич кунабыз, әйдә беренче минем әнинең хәлен белеп , чәй эчеп чыгабыз.
-— Мин каршы түгел, әби дә шатланыр. Әйткәнгә үпкәләмә, әгәр теләсәң кич куна кала аласың. Ул бит кайчаннан бирле бер үзе генә яши. Әәәәә, беләсеңме нәрсә? Әйдә аны да яңа елны бергә каршы алырга чакырабыз.
— Менә хәзер мин каршы түгел.
Миләүшә апа чыннан да балалар кайтканга бик шатланды. Чәй эчеп утырган вакытта, сүз артыннан сүз чыгып:
-— Кызым исән сау гына бала табарга язсын инде. Мин сезнең өчен бик борчылам. Әнә Алсуның үле бала туган ди.
Галия гаҗәпләнүен яшермичә:
-— Нәрсәәәә?
---Әйе кызым, Алсу үле бала тапкан ди, кичә нәни баланы күмделәр, ә Алсу әле дә бик авыр хәлдә диләр.
— Әни нәрсә булган соң?
-— Дөресен белеп бетермим, бик авыр тапкан гына диләр.
Галия үзе дә сизмәстән елмаеп куйды ахыры, Гамил шуны күрергә өлгереп:
— Бала югалту кайгысы синең өчен шулай кызык дип уйламаган идем Галия, гафу итегез әби, тик бу арада Галиянең үз үзен тотышы миңа бер дә ошамый.
— Гамил мин бит көлмәдем, бары Аллага шөкер минем бар да әйбәт дип шатланып куйдым.
— Галия синең балаң тумаган да әле, бала югалтуның нәрсә икәнен дә аңлый алмыйсың. Бер сүздә юк, балабыз исән сау гына тусын.
— Шуннан, ә корсагымда баланың ничек чабып йөргәнен син тоймыйсың шул. Чаба икән димәк исән. Әйе мин чыннан да Алсуны бик яратып бетермим, тик шулай да мин аны чын күңелемнән җәллим.
— Әй кызым, беркемгә дә Ходаем андый кайгыны җибәрмәсен. Алла сакласын үзегезне берүк . Мин дә шуңа бик борчыла башлаган идем.
Миләүшә апа кызының күзләренә карап:
-— Кызым син чыннан да үзеңне бик тупас тотасың. Син ир хатыны, әни булырга җыенасың. Әйткәнемә үпкәләмә, миңа калса син бер генә дә иреңне хөрмәт итмисең кебек тоела . Балам үзгәр, үзеңә дә җиңел булып китәр.
— Әни акыл өйрәтәсеңне белгән булсам, керми дә идем синең яныңа.
Галия авызын салып, чәшкәсендәге кашыгын әйләндерде дә әйләндерде. Миләүшә апа янә:
— Кызым мин әйтмичә кем әйтсен сиңа? Тормыш ул, син аны үзең җитәкләп алып бармасаң ул җимерелә. Бер арбаны икәү тартсаң җиңелерәк була балам.
-— Әни....
-— Булды, җитәр сиңа Галия, мин дәшми дигәч тә, ярар миңа каршы дәшәсең инде, ә ул синең әниең. Чыннан да дөреслекне сиңа ул әйтмәсә кем әйтер? Менә үзең әни булгач карарбыз ничек кызыңны үстерерсең.
Гамил урыныннан торып Миләүшә апага тәмле ашлары өчен рәхмәт әйтте дә, аш бүлмәсеннән чыгып китте . Аның чыгып китүен генә көткән Галия:
-— Әни именно ул булганда миңа акыл өйрәтергә кирәк идеме? Телефоннан шалтыратып өйрәткәнең дә җитә.Чыннан да белгән булсам мин керми идем әни. Гел акыл өйрәтәсең, әни җаным минем үз тормышым, зинһар өчен кысылма әле.
— Рәхмәт инде сиңа, тик дөресе шул бит кызым. Мин сине мондый булырсың дип үстермәдем иде. Вакыты белән сиңа җен ияләшкән кебек дулыйсың. Син бит яхшы, акыллы кыз идең, нәрсә булды соң сиңа? Хәзердән үк үзеңне шулай тотсаң, бала тапкач нәрсә эшләрсең икән?
-— Бала, бала, бала, туйдырдыгыз инде икегез дә .Әни мин әле әни булырга әзер түгел идем, мин яшь бит, мин үзем дә дөньяны яхшылап күрмәдем.
-— Соң кияүгә чыккач бала туасы билгеле иде бит, нигә дип ашыгып кияүгә чыктың алайса аңламыйм? Мин сиңа ничә тапкыр әйттем, уйла кызым әле иртә дидем, ә син нишләдең?
-— Тиле булганмын әни, тиле. Гамил, Гамил, Гамил, бөтен кызлар уңган, булган, акыллы Гамилне эләктерәселәре килеп артыннан чаптылар. Гамил кебек ир белән бернинди дә кайгы күрмичә яшәп була имеш. Ә ул Алсудан башканы күрмәде. Әйт ә мин бәхетлеме? Юк мин Гамил начар димим, ул чыннан да тормыш алып бара торган ир , ат әни. Ә мин ул атта утырып йөрергә, ял итәргә яратам. Яшьлек бер генә килә бит, ә мин ул яшьлегемне сандыкка бикләп куйдым. Бернидә күрмим дә, бернидә ишетмим дә. Шунысы кызык, күпме торыштым мин тиле кебек Гамилне яулап алыр өчен, нәрсә генә эшләмәдем. Ә бит мин аны ярата алырмын үземнеке генә булсын дип йөрдем әни. Мин бик ялгыштым, мин ялгыштым. Мин үз тилелегем аркасында аның да, үземнең дә тормышымны җимердем.
-— Әй кызым нишләдең син ? Бала табарга да теләмәгәч нигә сакланмадың? Ә хәзер соң. Яшьлегем үтә дип тормышыңны җимермә. Без дә яшь булдык кызым, без дәәәә. Ләкин төшебез, тырнагыбыз белән тормыш биргән гаилә йомгагына ябышып яшәдек. Гомер үтә ул, яшьлек тиз китә балам, тора бара гына аңлыйсың чыннан да сиңа нәрсә кирәк икәнен һәм ышан, бөтен хатын кыз диярлек шул үткән тормыш сукмагын сайлыячак. Чөнки башка юлда сез, яратырга өлгергән балалары юк, син юк балам.
— Әни нәрсә сөйлисең инде? Ә Зөмәрә апаны искә ал әле, ире гомер буе аны кыйнап яшәде, яшьлегенә кайтса ул аны сайлар идеме? Ничек уйлыйсың ә ?
— Мин дә бит бөтенесе димәдем, аннары кеше тормышы кара урман, кем белә бәлки яшьлегенә кире кайтса, нәрсә булса да тормышында үзгәртер , ирен эчүдән туктатыр өчен ниндидер сәбәп табыр иде. Хәзер яшьләр үзгәрде шууууул, аз гына тавыш чыкса да, иреннән китә. Ә без яшь чакта кеше күрмәсен , ишетмәсен дип балалар хакына яшәдек. Тормыш булгач төрлесе була кызым, без кеше сүзеннән, алар кирәкмәгәнне күрмәсен дип ояла идек. Менә хәзер әтиең исән булсын иде әле. Караңгы кичләрен ялгыз гына утыруы бик авыр. Вакыты белән аш бүлмәсенә кергәч ашны да ике тәлинкәгә салган чаклар була балам. Картаймышлы көнеңдә үзеңә генә авыр, бик авыр. Ирдән аерылу да бик җиңел, тик киләчәк турында уйларга кирәк. Аеруча Гамил кебек ирең булганда. Балаларын үсеп беткәч, кош балалары сыман оялардан очып чыгып бетәләр. Оя буш кала, кызым буш кала. Ә ул бушлыкны тутырасы бик кыен, балалар белән бергә синең күңелең дә, йөрәгең дә алар артыннан китә. Аларга бер нинди кайгы килмәсен дип борчыла.
— Әни җитәр инде, үтенәм. Ярар әни аңладым мин, безгә китәргә вакыт, үпкәләмә ярыймы? Иртәгә кич сине Гамил килеп алыр, яңа елны бергә каршы алырбыз әни.
-— Рәхмәт кызым, рәхмәт.
Гамил белән Галия китеп барды лар. Юлда машинасын туктатып Гамил:
-— Галия син дөрес эшләмисең, әниең сине сагынып көтеп ала , ә син үзеңне аның белән дорфа тотасың. Әни янында әйтәсем килмәде, гел әрләшәләр дияр. Беләсеңме нәрсә уйладым? Бәлкем яңа елдан соң әниең янында калырсың бераз, берничә кич кунарсың?
— Юк Гамил, минем каласым килми. Син бит атна саен кайтасың, менә шунда кайтырмын, син әниеңдә, мин әниләрдә кич кунармын. Яңа ел бәйрәм көннәрендә күңелемне төшерәсем килми минем, аның үгет, нәсыйхәтләре белән.
— Соң ул.....
-— Беләм, беләм, ул миңа яхшылык тели. Мин дә бит алай начар кыз түгел Гамил. Бары мин әлегә әзер түгел, аңла инде мине дә.
— Ярар Галия үзеңә кара, мин бары әйтеп карадым.
Яңа ел бәйрәмнәре бик матур үтеп китте. Яшьләр шәһәргә китәргә җыена башлады.
— Әни без иртәгә иртән китәбез инде, сиңа нәрсә булса да алып кайтырга кирәк булса Галиягә әйтеп җибәрерсең, икенче кайтканда алып кайтырбыз. Хәзер мин Рәис абыйларга барып киләм әле, әйтер сүзләрем бар иде. — дип Гамил киенеп өйдән чыгып китте . Кич тыныч, караңгы күктә энҗе бөртекләредәй ялтырап йолдызлар балкый, ае да Гамилгә юлны яктыртып бара сыман. Авыл кичке тынлыкта йоклап киткән сыман, тыныч, бары берән сәрән генә өргән эт тавышлары ишетелә. Гамил Рәис абыйларга җитәм дигәндә генә , клуб ягыннан бөтен авылны яңгыратып аткан тавыш ишетелде.
Дәвамы бар.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 9