Китмә сөю...Китмә...Язларым бул
Шомырт исләренә исерим
Яшьлектәге тәүге сөю төсле
Тагын яңа хисләр кичерим.
Китмә сөю...Сихри моңым булып
Кошлар сайравына кушыл син
Чык тамчылы язгы гөлләр булып
Таңнарымда, әйдә, ачыл син.
Китмә сөю...Китмә... Җан-тәнемне
Ләйсән яңгыр булып сафландыр
Һәрбер таҗын сөю-назга төреп
Сөю гөлләремне шатландыр.
Ак чәчәкләр кебек ап-ак хисләр
Биләп алсын әле күңелне
Хуш исләре җан-тәнемә күчсен
Яшәрт... Яшьнәт йөрәк кылымны.
Китмә сөю...Китмә күңелемнән
Сөюсез мин - ике канатсыз
Яши алмам... Яши алмамдыр мин
Язсыз, назсыз hәм дә сөюсез.
Рүзилә Гатауллина
Күпләр яратып өлгергән ЯҢА ҖЫРЫБЫЗ барлык музыкаль мәйданнарда... Рәхмәт, егетләр!!! Иҗатыбыз озын гомерле булсын!!!
Көт Син мине... Көт Син...Мин кайтырмын
Алмагачлар чәчкә атканда
Ак чәчәкләр кебек ак күлмәктән
Очрашырбыз әле Таңнарда.
Әгәр инде Язын кайталмасам
Көт Син мине ямьле Җәйләрдә
Бер йөрербез...Бер йөрербез әле
Җиләк җыеп икәү җәйләүдә.
Җәйләрен дә көтеп алалмасаң
Мин кайтырмын алтын Көзләрдә.
Сагышыңны Синең таратырмын
Гашыйк итеп көзге гөлләргә.
Көзләрен дә әгәр юл төшмәсә
Көт Син мине салкын Кышларда.
Мин кайтырмын... Синең белән
Ак бураннар җырын тыңларга....
Бер кайтмасам, бер кайтырмын әле
Көт Син мине...Көт Син! Көт кенә.......
Рүзилә Гатауллина
Сагындыралар шул...Сагындыралар
Мәңгелеккә бездән киткәннәр...
Күпме көтсәң дә син... Өзелсәң дә
Юк шул.. Юк шул аннан кайтканнар.
Эх...Бер карыйсы иде дә бит
Күзләреннән алмый күзләрне
Тын да алмый тизрәк тезәр идек
Әйтә алмый калган сүзләрне.
Кайтып керсеннәр иде дә бит
Алмагачлар чәчкә атканда...
Монда шундый рәхәт, юк китмибез диеп
Эх, калсыннар иде безнең янда.
Җир астыннан юллар юк шул..Юк шул
Кайтмыйлар шул күпме көтсәң дә....
Рүзилә Гатауллина
7 ел Синсез, Рушан туганым.... Сагынабыз... Юксынабыз... Тыныч йокла, газизебез...
Яшьлегем эзләрен язлардан эзләдем
Кояшым елмаеп күз кысты
Сез кайда, кайларда....Кайтыгыз язларда
Балачак һәм яшьлек дусларым.
Яшьлегем эзларен гөлләрдән эзләдем
Чәчкәләр елмаеп баш иде
Эх, яшьлек еллары- сез гүя яз гөле
Таҗлары таңнарда коелды
Яшьлегем эзләрен тамчыдан эзләдем
Учыма бер тамчы яшь тамды
Үткәннәр калганнар- эзләмә язлардан
Эзләмә дигәндәй тоелды.
Яшьлегем язларын җырлардан эзләдем
Сихри моң колакта чыңлады
Хыяллар... Уйларым яшьлеккә йөгерде
Тын калып шул моңны тыңладым.
Рүзилә Гатауллина
Яраттым мин бу видеоны...
03:57
Аминево.mp4
68 940 просмотров
Күңелемнең моңга тулган чагы...
Показать ещё