Свернуть поиск
Моннан ике ел элек мине хатын ташлады. “Башканы яратам, гафу ит”, – диде дә чыгып китте. Тавыш күтәрмәдем, каршы да килмәдем. Ул шулай тели икән, ихтыяры. Йөрәгем еласа да, сиздермәдем. Яраткан кешемне менә шулай җиңел генә җибәрдем.
Ләкин ялгыз калу бер дә җиңел булмады. Депрессиягә бирелдем, ашамадым, ябыктым. Башта 110 килодан 100гә, аннары 80гә үк калдым. Стресс булганда, ашау бармый икән ул. Онытылу өчен күп эшләдем, эштән соң спорт залына йөрдем.
Беркөнне очраклы рәвештә урамда күрештек. Ул мине танымады, ябыккансың, үзгәргәнсең, диде. Дусларча сөйләштек, бәхетле икәне йөзенә чыккан. Ләкин ике ел узса да, һаман да әле аны яратам икән мин. Ничек онытырга, йөрәгемнән ничек алып ташларга аны?
25 комментариев
32 класса
Иртән Горький шоссесы буйлап барабыз. Игътибарым бер машинага төште: әле бер полосага керә, әле икенчесенә чыга. «Я бу — чәйнек, я руль артына кәефле килеш утырган», дигән уй башта шаяртып кына керде башка. Гафу итегез, ләкин адекват хәлдәге шофер юлда болай «биетеп» йөрми бит инде.
Иремә: «Әйдә, моны яхшы чакта узып китик», — дим. Без якынлаштык. Карасам — руль артында урта яшьләрдәге хатын-кыз.
Ә аннары бөтен «табышмакның» җавабы күренде: бер кулында — телефон.
Соң, апаем… Шулкадәр ашыгыч хәбәрне юлда язмыйлардыр бит инде. Ул хәбәр берничә минут көтеп тора ала. Ә синең рульдәге бер-ике секундлык игътибарсызлыгың кемнеңдер гомеренә төшәргә мөмкин.
Телефонга карап барганда машинаңның әле сулга, әле уңга «йөзүен» үзең дә сизмәскә мөмкинсең. Ә синең тирә-ягыңда — кешеләр. Аларның да өйдә көтүчеләре бар.
Шуңа күрә, зинһар, рулеңне туры тотып кына бар инде. Хәбәр көтә. Хәбәр качмый.
Ә юл көтми.
Лилия Гайнуллина
#журналистТМ
#ШәһриКазан
#юлхәрәкәте
3 комментария
14 классов
Мин карында чакта авылга Фирзәр Мортазин концерт белән килгән булган. Шул вакытта әти, малай туса, Фирзәр дип исем кушам, дигән. Мин туганда, әти эштә булган, олы абыйлар, ул кайтканчы мулла чакырып, Ришат дип исем куштырганнар. Әтидән эләккәндер инде аларга аннары. Әмма мин аздан гына Фирзәр булмый калганмын.
Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/intervyu/rishat-fazlyykhmtov-min-firzr-atly-bulasy-idem
18 комментариев
46 классов
Сөяркәләр турында гел язып торгач, мин дә дәшми кала алмадым. Үземне хаклы дип тә, гаепле дип тә санамыйм.
Әйе, мин – сөяркә. Без танышканда, аның хатыны белән талашкан чагы иде. Ул минем янда юаныч тапты, миңа да аның белән рәхәт булды. Тик менә хатыны белән аерылышырга гына ашыкмады.
Аннары хатыны безнең эзгә төште. Мин инде аерыла дип сөенгән идем, булмады. Көндәшем ирен җибәрергә теләмәде. Кыскасы, сөеклем ике арада йөрүен дәвам итте. Миңа хатынын яратмавы, аның белән йокламавы турында сөйләде. Хатынына да минем турында шулай ук сайраган. Мин моны аннары гына, хатыны белән аралашканнан соң белдем. Хатыны мин сөйләгәннәрдән аптырады.
Нәтиҗәдә өчебез бергә утырып сөйләштек. Көндәшем һаман да ирен җибәрергә әзер булмавын әйтте. Имеш, баланың психикасына зыян килә. Ярты ел көтеп карарга тәкъдим итте. Шул ук вакытта ул иренең ике арада йөрүенә күз йома, чөнки башка чарасы юк. Мин бу хәлләрнең тизрәк тәмамлануын телим, болай яшәү туйдыра башлады.
28 комментариев
16 классов
К хәрефенә генә багышлана бу шигырем.
Картлык килер килми калмас,
Кайгысыз көннәр килсен.
Күңелләре күтәрелеп,
Кешеләр кояш күрсен.
Кояшлы көнне кешеләр
Күрәсе килеп көтә.
Кояш кына кызу-кызу
Көлеп каядыр китә.
Күктән кояш күзен кысып,
Кешеләрне күзәтә.
Кар көртләре күмеп китеп,
Кыш карларны көрәтә.
Көннэр кояшлырак килсен,
Куансыннар кешеләр.
Караңгыда күз күрмәгәч,
Керешмиләр күршеләр.
Карт корылар картайганнар
Кышкы карны көрәргә.
Кар көртләре каплап киткәч,
Капка күмелгән керергә.
Картлар көрәк күтәрәлми,
Көч куәте калмаган.
Кызлары кайтып көрәгән,
Кияүләр кайталмаган...
Ибрагимова Фәридә.
3 комментария
27 классов
Чүпрәле районының Кече Чынлы авылында яшәүче газета укучыбыз Илдус Вәлиулловның быел виноградлары бик уңган. Бакчасында 21 төрле сорт винограды бар. “Уңыш әйбәт. Әмма яңгырлар күп яуганга, кайбер сортларның җимешләре ярыла”, – дип борчыла ул.
Виноградны ун еллап үстерә. “Баштарак яхшы үсентеләр булмау сәбәпле, теләгән уңыш алып булмады. Виноград үстерүче һәвәскәр бакчачыларның тәҗрибәләре белән танышкач, әйбәтрәк сортлар таптым. Берничә ел инде яхшы гына уңыш бирәләр”, – ди бакчачы.
Илдус әлегә безнең яклар өчен чит булган персик һәм абрикослар да үстерә. Аларның да уңышлары тырыш бакчачының өметен аклаган.
Дилбәр Гарифуллина
13 комментариев
88 классов
Баксаң, ике хатыны да бер-берсе турында белә, ике хатыны да никахлы икән. Бер көнне берсе янында куна, икенче көнне район үзәгендә яшәүче хәләле янына китә. Рәхәт тормыш, ике гаиләдә кунак булып йөри. Ике хатынның да күңелен күрә.
Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/iazmys/nikaxly-ike-xatyny-bulgan-ir-soiarka-totmyim-kacyp-iorgance
17 комментариев
19 классов
загрузка
Показать ещёДополнительная колонка
О группе
«Синең өчен, синең турында!»
- (843) 562-50-12
- Декабристов, 2, Казань
Показать еще
Скрыть информацию
Фото из альбомов
Ссылки на группу
18K участников
Правая колонка