Гөмер уза, аккан елга кебек теләсәң дә кире кайтмый ул, Хәтирәләр калдырып алга җилә Җил артыннан чапкан җитез ат кебек! Балачаклар , бик еш искә төшә , Ничек рәхәт булган ул чакта , Су коену,бәпкә көтүләре Гөрләп янган гайләдә учак та, Артта калды индэ сихри яшлек Тәүге сөю,тәүге тойгылар Шашып тибә йорәк Ә хыяллар ,хәттә башка сыймыйлар.... Үтә икән шулай гөмер,бик тиз үтә Уйлап торсаң исең китәрлек, Артта кала кеше язмышы Ә алда! Алда эле әллә ниләр бар кебек.. Гөмер үтә инде,әйдә үтсен Зарланмыймын һич тә язмышка Баларым үсте,оныкларым туа Ямь өстәлә янә тормышка Тик шулай да ,гөмер, кабаланма Ник чабасың,зинһар,тукта әле Алда әле җәем,алтын көзем Яшәргә дә ,яшәргә бит әле.....
Туып үскән авыл-Ахун авылы !!!! Синең турада индэ бик күп язылгандыр.Әммә ләкин тагын да язасы килә. Һәр кеше өчен үз туып үскән җире якын ,газиз була торгандыр.Тик безнең авыл үзе берәү шикелле... Андый зур тарихлы,традициялар ,йолаларга бай,шул хәтлем  тырыш,ябай ,шул ук вакытта горур да,кунакчыл да халкы булган авыл,бер кайда да юктыр кебек.... Борын–борыннан безнең әби-бабаларыбыз яшь чактан, егетләр читтән кәләш алмаганнар,кызлар да читкә кияүгә бармаган.... Туйлар бик матур , үтә торган иде. Кыз соратып егетнең әти-әнисе,тагын бер пар якыннары баш кода булып килүдән башланып китә . Бүләк бирешүләр.Туйга әзерләнү өмәләре ,булышлыкка чакырулар,”бөтерешүләр”.Егетнең бүләк җибәрүе
Показать ещё