Minimize search
Right column
Махсус хәрби операциядә якташыбыз, Иске Кулаткы егете Артур Җәүдәтович Абсатдаров һәлак булды.
Ул 1989 елның 19 октябрендә Иске Кулаткыда туа. Иске Кулаткы беренче номерлы урта мәктәбендә өченче сыйныфка кадәр укый. Аннан соң Новоульяновскидагы 3нче номерлы урта мәктәбендә белем ала. Биредә 9 сыйныфны тәмамлап, 2003 елда училищеда машинист-тракторчы белгечлеге буенча һөнәр үзләштерә. 2007 елда хәрби хезмәткә чакырыла. Хезмәтен Курск шәһәрендәге эчке мотоукчылар гаскәрләрендә үти һәм сержант званиесенә ирешә. Хәрби вазифасында - укчы, отделение командиры була. 2022 елда якташларыбыз белән бергә Луганск өлкәсенә оборона ныгытмалары төзүдә катнаша. 2024 елның февралендә үз теләге белән контракт төзи.
Артур җаваплылыгы, эшен җиренә җиткереп башкаруы, игелекле, эшчән булуы белән аерылып тора. Кече сержант, ут позициясе наводчигы Артур Җәүдәтович безнең хәтердә мәңгегә герой булып калачак.
Якташыбыз белән хушлашу митингы 15 апрельдә 10 сәгатьтә Иске Кулаткы эшчеләр бистәсенең Үзәк мәйданында узачак.

Join, and we'll show you lots of interesting things
Join OK to subscribe to the group and comment on posts.
Comments 15