Свернуть поиск
В эту субботу, 29 августа, в парке культуры и отдыха «Кашкадан» г. Уфы состоится 14-й ежегодный семейный фестиваль «Молочная страна» . В 2026 году мероприятие проходит под эгидой Года большой дружной семьи, что определило ключевые акценты в программе . Фестиваль, который проводится с 2011 года, закрепил за собой статус символа гостеприимства, любви к молочной продукции и уважения к труду сельхозпроизводителей.
По традиции каждый гость начнёт знакомство с праздником с приветственного стакана свежего молока, которое предоставляет основной партнёр – Стерлитамакский филиал ГК «Росмол» («Первый вкус») . В этом году организаторы подготовили не только полюбившиеся локации: молочную ярмарку, фермерский рынок, сырную лавку, площадки с мёдом, «Кумысную деревеньку» и «Экодеревню», но и несколько новинок .
Впервые на фестивале будет представлен «Молочный Цирк» с выступлениями семейной труппы, а также организована интерактивная зона «Телячьи скачки» с надувными коровками для самых маленьких гостей от 1,5 до 4 лет . Кроме того, всех желающих ждёт акция «Молоко за вредность»: с 14 до 18 часов в мобильной студии радио «Спутник ФМ» можно будет обменять вредные для здоровья продукты (фастфуд, сладости, газировку и т.д.) на полезное молоко .
Для детей и взрослых будут работать интерактивные зоны, мастер-классы и концертные площадки. Вход на мероприятие свободный. Начало в 10:00 . Место проведения остаётся неизменным – парк культуры и отдыха «Кашкадан». Приглашаем жителей и гостей республики провести этот день весело, вкусно и с пользой для всей семьи!
0 комментариев
1 класс
✅✅ Хәрби туганлык хисе белән
💥💥 Безнең заман геройлары үз бурычларын үтәгәндә, гомер белән үлем арасындагы хәлләргә эләгә. Аларның күбесе үз гомерләрен куркыныч астына куеп, иптәшләрен, тыныч халыкны яклый, батырлык күрсәтә. «Азимут» позывнойлы райондашыбыз – шундыйлардан.
Тулырак безнең сайтта: https://algaburaevo.ru/news/care/2026-08-21/h-rbi-tuganlyk-hise-bel-n-4789366
0 комментариев
8 классов
✅✅ 87. Анатолий Коробейников
Чираттагы героебыз районда гына түгел, республика, ил күләмендә дә танылган кеше. Ул – тренер, укытучы Анатолий Коробейников. Быел хөрмәтле райондашыбыз 85 еллык юбилеен билгеләде. 87нче героебыз турында язманы гәзитнең 1973 ел 6 октябрь 121 санында таптым (орфография һәм пунктуация саклана):
“Анатолий Коробейников Тепляк урта мәктәбендә 12 ел инде физкультура укыта. Бу чорда йөзләгән укучыны физкультура һәм спортны яратырга өйрәтте. Менә берничә ел рәттән Тепляк урта мәктәбе чаңгычылар командасы районда җиңүче. Анатолий кирәк икән фотограф, шофер һәм баянист. Шуңа авылдашлары аны зурлап: универсал егет ул безнең, диләр.
Яшь буынны тәрбияләүдә ирешкән уңышлары өчен быел Коробейников РСФСР халык мәгарифе отличнигы исеменә лаек булды”.
Коробейников Анатолий Васильевич 1940 елның 19 ноябрендә Тепляк авылында гаиләдә өченче бала булып дөньяга килгән. Тепляк урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1958 елда Совет Армиясе сафларына алына. Хезмәт итеп, туган авылына әйләнеп кайта. Мәктәптә укыган елларында ук Анатолий Васильевич барлык спорт ярышларында да актив катнашкан, мәктәп һәм район намусын яклаган. Аның үз белемен, спортка булган мәхәббәтен балаларга тапшырасы килгән. Бу теләк аны туган мәктәбенә алып килә, анда ул 1962 елдан 2010 елга кадәр физкультура укытучысы һәм Республика балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә чаңгы спорты буенча тренер булып эшли. Аның гомуми хезмәт стажы 49 ел тәшкил итә. Анатолий Васильевич бөтен гомерен спортка багышлаган. Аның укучылары Башкортстан җыелма командасы составында республика һәм Русия күләмендәге ярышларда катнашканнар. Алар арасында ачери-биатлон буенча дөнья чемпионнары Евгений Коробейников һәм Линар Гарифуллин, спорт мастерлары Валерий Гарейшин, Илшат Ямалтдинов, Фидрат Гәрәйшин, Евгений Коробейников һәм Линар Гарифуллин, спорт мастерлыгына кандидатлар Лена Коробейникова, Флүр Туктамышев, Рамил Бадамшин, Алексей Коробейников, Гыйният Баязитов һәм бик күп беренче разрядлы спортчылар бар.
Фидакарь хезмәте өчен Анатолий Васильевич «Хезмәт батырлыгы өчен» медале, Башкортстан Республикасы Президенты грамотасы, Һөнәр берлекләренең Бөтенсоюз Үзәк Советы Президиумының Мактау грамотасы, «Русиянең иң яхшы тренеры» билгесе белән бүләкләнгән, шулай ук аңа «РСФСР халык мәгарифе отличнигы» исеме бирелгән.
Зәһинә Ибәтуллина
0 комментариев
2 класса
✅✅ 86. Хәлим Сәмигуллин
“Алга”ның 95 героеның чираттагысы белән таныштырып үтәм. Хәлим Сәмигуллин турында 1973 елның 20 март 34 санында Советлар Союзы Герое Таҗетдин Гыйләҗетдинов язган. Мәкалә “Ихтирамлы кешебез” дип исемләнгән (орфография һәм пунктуация саклана):
Урамда очраган һәрберсе – олысы да, кечесе дә – хөрмәт белән баш иеп, сәламли аны. Халык ихтирамына лаек булган бу кеше – Хәлим Гатаулла улы Сәмигуллин. Зур Бадрак авылында китапханә мөдире булып эшли. Аның ярты гасырлык гомере тулысы белән диярлек халыкка хезмәт итүгә багышланды.
📌📌 Тулырак безнең сайтта: https://algaburaevo.ru/news/obshchestvo/2026-08-19/86-h-lim-s-migullin-4786672
Зәһинә Ибәтуллина
0 комментариев
2 класса
✅✅ Басылганга кире кайтып. 81. Гаден Ханов
Игеннәр өстендә кояш кыздыра, басулар алтын төскә кергән чакта, авыл тормышының иң мөһим һәм тырыш кешеләре – комбайнчылар эшләп килә. Алар игеннәрне урып-җыюның төп оештыручылары һәм башкаручылары булып торалар. Комбайнчы – бу гади генә профессия түгел, зур җаваплылык таләп итә торган хезмәттә. Гәзитнең 81нче герое Гаден Ханов та шундый хөрмәтле хезмәт кеше булган. Редакциягә Бакалы авылыннан Фидаил Сахаев аның турында истәлекләре белән уртаклашырга килде. – Комбайн – бик катлаулы техника. Аның белән идарә итү өчен күп белем кирәк: техниканы яхшы белү, аның төзелешен, эш принципларын аңлау, ватылганда тиз генә төзәтә белү мөһим. Аның эше бик авыр: кабинада эссе, юл буенча комбайн тирбәлә, әмма комбайнчы үз эшенә бик ныклы карап, игеннәрне саклап калырга тырыша. Чөнки иген – халыкның ашы. Авылда, гомумән, иң мактаулы кешеләр комбайнчылар һәм тракторчылар иде. Гаден абый Ханов та техниканы яхшы белгән, уңган, булдыклы кеше иде. Ул Бакалы авылында туып-үскән. Әнисе Кайдәфә апа Кизгәнбаш авылыннан иде. Әтисе Хәмәтхан абзый писарь булып эшләгән. Гаиләләрендә өч бала – ике кыз, бер малай тәрбияләнеп үскән. Җиде сыйныф белем алгач, Гаден Аскында тракторчыга укып чаккан. Шуннан туган авылы колхозында механизатор булып эшли башлаган. Ул комбайннарны яхшы итеп ремонтлый белә, аларны сүтеп-кора иде. Яхшы эшләгәне өчен Гаден абыйны 1974-1975 елларда яңа кайткан Т-150 тракторына утырталар. Соңыннан ул Кәшкәләү авылында эшләде. Дүрт уңган комбайнчы – Әфтах Хәтмуллин, Гали Исланов, Рәлиф Нурисламов һәм Гаден Ханов берсеннән-берсе уздырып хезмәт салдылар. Үзләренә бүлеп биргән 1200 гектарга якын җирне эшкәртеп, калган бригадаларга ярдәмгә киләләр иде.
Гаиләсендә дә үрнәкле булды ул. Тормыш иптәше Зәйнәб апа белән дүрт балага гомер биреп, олы юлга чыгардылар. Лаек-лы ялга чыкканчы Гаден абый мактаулы хезмәт итте. Пенсиягә чыккач гаиләсе белән Кәчәү авылына күченеп киттеләр. 2007 елда Гаден абзый мәрхүм булды, – дип сөйләде Фидаил абый.
Зәһинә Ибәтуллина
0 комментариев
2 класса
01:33
0 комментариев
10 раз поделились
73 класса
01:32
3 комментария
37 раз поделились
37 классов
01:32
3 комментария
37 раз поделились
37 классов
0 комментариев
10 раз поделились
24 класса
загрузка
Показать ещёПравая колонка