Фильтр
  • Класс
  • Класс
Мәктәбем.

Ак мәктәбем түрдә тора,
Ерактан үк күренеп.
Туксан елын каршы ала,
Чәчәкләргә төренеп.

Бәйрәм белән котлап сине
Шаулап, гөрләп, йөгереп,
Кайтып төште балаларың,
Яшь чакларын сагынып.

Мәктәп ишеген ачтым да
Якты нурга күмелдем.
Күзләремә яшләр тулды
Яшь чагыма юл алдым.

Бала чагым искә төште,
Авыр иде шул еллар.
Балалар да иде тыйнак,
Якты иде күңелләр.

Йөгереп бара идек без,
Авылның комын ерып.
Тора иде мәктәп алда ,
Колачын җәеп, көтеп.

Яза идек каләм белән,
Карага аны манып.
Дәфтәргә кайчак кара,
Кала иде лә , тамып.

Укытучы ачулый да,
Икеле куя иде,
Мөлдер -мөлдер күз яшләре
Дәфтәргә тама иде.

Савыттан кара түгелеп,
Кайта идек буятып.
Ә кайчакта бишле алып
Кояш кебек е
  • Класс
  • Класс
  • Класс
Показать ещё