Жирегез нинди? Бакчадагы җирнең ниндилеген тикшерү өчен махсус приборлар бар. Алардан башка да якынча чамаларга мөмкин. Савытка туфрак салып, 9 %лы аш серкәсе өстәп карарга була. Күбекләнә икән, җирегез селтеле. Аз гына реакция бирсә — нейтраль, бернинди күбек булмаса, әче туфрак. Чүп үләннәре дә ярдәмгә килә. Әче туфракта күбрәк бака яфрагы, нарат үләне, казаяк, бөтнек үсә. Нейтраль туфракны ромашка, үги ана яфрагы, тукранбаш (клевер) ярата. Селтеле туфракта әрем, кычыткан, сөтлегән (молочай) яхшы үсә.
    0 комментариев
    14 классов
    Төсе матурлык өченме? Савыт-саба юа торган губкаларның төрле төстә булуына игътибар иткәнегез бардыр. Бу — матурлык өчен генә түгел. Поролонга киезгә охшаган тыгыз материал ябыштырыла, ул “скотч-брайт” дип атала. Аны автосервиста машина кузовын буяр алдыннан шомарту өчен кулланалар. Ул савыт-саба юганда, эшне җиңеләйтә. Губка алганда скотч-брайтның төсен карагыз. Сыйфатлы губкалар җыелмасында төрле төстәгесен куялар. Һәркайсының үз бурычы. Яшел төстәге скотч-брайт иң тыгызы һәм тупас абразивлы материал. Аны чуен табалар, тырналу куркынычы булмаган савыт-сабаны юу өчен тотарга мөмкин. Көрән төстәгесе яшеленнән йомшаграк, шулай да шактый тыгыз. Аннан соң зәңгәр, кызыл, кызгылт сары һәм сары төстәгеләр бара, аларда савытны тырнарлык абразивлар юк. Болар көндәлек савыт-сабаны юу өчен яхшы. Сары — иң йомшак материал, ул бокал, пыяла, бәллүр савытларны юарга ярый.
    0 комментариев
    57 классов
    Хуҗага киңәшләр • Кием элгеченең агачтан ясалганын алырга тырышыгыз. Эрбет (кедр) агачыннан эшләнгән элгеч киемне көя күбәләгеннән саклый. • Үсемлек маена манып алган кадак яхшырак кагыла. • Цементлы измә шикәр комы кушканда ныграк була. • Кафель плитка юеш килеш яхшырак киселә, ярылмый, сынмый.
    0 комментариев
    38 классов
    Тузан суырткычсызда була
    0 комментариев
    68 классов
    Чалбар тарайтабыз
    2 комментария
    54 класса
    Тәрәзә буяр алдыннан Тәрәзә рамнарын буяр алдыннан пыяласына аш серкәсе сөртсәгез, аңа буяу ябышмас. Эш беткәч, пыяла чистартып интекмәссез.
    1 комментарий
    46 классов
    Дөрес койма Профнастилдан койма ясаганда бер сорау туа: койманы кайсы яктан беркетергә? Күпләр койманы үз ягына каратып тота. Металл каркас күршегә күренеп кала. Әмма бу дөрес түгел, койманы күршеләргә йөз белән каратып тотарга кирәк. Төп сәбәбе — куркынычсызлык. Металл каркаска басып, бакчага керү авыр түгел. Бу киңәш тыкрык буенда яшәүчеләргә аеруча кагыла. Койма буен чәчәкләр, декоратив куаклар утыртып бизи аласыз.
    7 комментариев
    53 класса
    Язын күчерергә ярыймы? Нинди күпьеллык чәчәкләрне язын бүләләр? Бакчада эхинацея, чалмачәчәк, ирисләр бик җәелде. Язын чәчәк ата торган чәчәкләрне көздән бүлеп, күчереп калдырырга кирәк. Җәй уртасында һәм көзгә таба гына чәчәк атучыларны язын тәртипкә китерәбез. Мәсәлән, флокс, канәфер, дицентра, эхинацея, хризантема, гелениум, лилейник, күпьеллык кашкарый, пиретрумны язын күчерә аласыз. Чалмачәчәк һәм ирис җәйнең беренче яртысында чәчәк ата, шуңа аларга язын тимәскә кирәк, юкса быел чәчәк ата алмаячаклар.
    1 комментарий
    62 класса
    Искәрмә өчен Болай эшләгәндә икечегә дә кулланырга була.
    0 комментариев
    34 класса
    Кәтлит пешерәбез Пешергәндә табага кәтлит ябышмасын өчен шушы ысулны кулланырга була.
    2 комментария
    64 класса
Увлечения

Публикации автора

В ОК обновились Увлечения! Смотрите публикации, задавайте вопросы, делитесь своими увлечениями в ОК