Тел ул сөйләм генә түгел, сәясәт тә шушы тел,
Гореф- гадәть, әкияте, мәкаль белән әйтемнәр,
-Белми,- диеп, түгел безгә, белә,- диеп, әйтсеннәр.
Тел ул дустың, балаларың, туганга- туган, юлдаш ,
Татар, әгәр телең белсәң, бар төрки синең кардәш,
Чуваш, мари, башкортлар, алар белән гел бергә,
Аз булса да сукалыйлар, алар да безнең телдә.
Санап китсәм төркиләрне, казах, үзбәк, балкарын,
Дәфтәр түгел китап тулар ,алар безгә бик якын.
Урыссыз да булмый яшәп, дәүләт урыс кулында,
Ярты татар урыслашкан, фикер шулар турында.
-Улым сиңа әйткән идем, киленем ишетсен өчен,
Тел онытып яшәп булмый, милләт югалтыр көчен,
Тик шулай да үз телеңнән, бармы икән якыным,
Татар телем, үз татарым, минем йөрәк ялкыным.
Рамзис Мишәр.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев