7 нче май көнне Иске Тамьян авылы халкы бердәмләшеп обелиск янына җыелды. Дәһшәтле Бөек Ватан сугышы елларында ил өчен көрәшкән, ил тарихын язуда актив катнашкан авылдашларның якты рухлары каршында баш ию, хәтер яңарту рәвешендә узды бу очрашу. Базгыя авыл биләмәсе башлыгы Таһир Әгълам улы Закиров авылдашларны котлады, аларның күмәк җыелуларын билгеләде, бу катлаулы заманда киләчәктә дә бердәмлекне сакларга кирәклеген искәртте. Бүгенге яуда катнашучы 2 авылдашның гаиләләренә бәйрәм бүләге бирелде, җыендагы авылдашлар аларның исән-имин илгә кайтуларын теләде. Күз яшьле бу хәтер көнендә һәркемне күңел түрендәге бер уртак теләк берләштерде: ил-йортларыбызга тынычлык, иминлек кайтсын тизрәк!
  • Класс
Тагын бер чишмәне чистартып тәртипкә китердек. Өмәдә катнашучыларга зур рәхмәт.
Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәм анда катнашкан авылдашлар истәлегенә куелган мемориал һәм стелла янын тәртипкә китерү, буяуларын яңарту - һәр яз саен күмәкләп башкарыла торган эшләрнең берсе. Менә быел да бу изге эшкә битараф булмаучылар өмәдә катнашты! Мең рәхмәт сезгә!
  • Класс
Яз һәрвакыт көтеп алына: яңару, яшелләнү, яктылыкка өметләнү... Быелгы язны да шундый тойгылар белән каршылыйбыз. Әмма кинәт җылыту, яңгырлар аркасында туган язгы ташу бәласе безнең авылны да урап узмады. Таудан төшкән көчле ташкыннар Олы чишмәне дә ком-таш, лай, чүп-чар белән күмеп китте, чишмә тирәсенә шактый зыян салды. Бүген авылдашлар чишмә юлын ачты, су ялгашын рәтләде, гомумән, тирә ягын тәртипкә китерде. Өмәдә катнашучыларга зур рәхмәт! Су - яшәү чыганагы икәнне аңлап, алдагы шимбәдә (20.04.) югары очтагы чишмәгә ярдәм оештыру ниятләнә. Мөкинлеге булган авылдашларны көтәбез.
Бүген Иске Тамьян авылы зиратында субботник үткәрелде. Өмәдә актив катнашучыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез.
  • Класс
Показать ещё