Предыдущая публикация
- беркем дә юк!
Әнидән дә назлы кем бар? - беркем дә юк!
Әнидән дә олы җанлы? - беркем дә юк!
Әнидән дә ягымлысы? - һич кем дә юк!
Абынганда кул бирүче - әни генә!
Кайгы килсә бүлешүче - әни генә!
Шатлык барда куанучы - әни генә!
Бала диеп җан атучы - әни генә!
Әниләрнең йөрәгенә бар да сыя,
Ут кайгыра бала өчен үзе генә.
Әниләрне кайгыртмыйча яшәтергә,
Бирсен Аллам барыбызга гомер генә.
Утка салмыйк әниләрнең йөрәкләрен,
Ходай кабул итсә иде теләкләрен.
Соңга калмый йөгереп кайтып яннарына
Аңлаталсак иде безгә кирәкләрен...
Гөлсем Нәбиуллина
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев