Мондый чаралар балаларга юлда игътибарлы булырга һәм юл-транспорт һәлакәтләре санын киметергә ярдәм итә.
6нчы «Дюймовочка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре белән очрашты.
Чара барышында Бөгелмә бүлекчәсе хезмәткәрләре балаларга үз эшләре турында сөйләделәр һәм патруль автомобилен күрсәттеләр. Моннан тыш, мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән «Кечкенә җәяүле һәм пассажир кагыйдәләре», «Урамда куркынычсызлык тәртип кагыйдәләре», «Балалар кайда уйнарга тиеш» дигән әңгәмә үткәрелде.
— Балаларны юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтү, элеккечә, балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалау эшендә иң мөһим бурычларның берсе булып кала. Шуңа күрә балалар белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге турында күзаллаулар формалаштыру буенча көндәлек эш алып барырга кирәк. Баланы төрле хәлләрдә бәхетсезлек очракларыннан саклау өчен, аны үз-үзен куркынычсыз тотарга өйрәтергә кирәк, — дип раслый оештыручылар.
ФОТО: 6нчы «Дюймовочка» балалар бакчасы архивы.
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев