Бисмилләхир рахмәни рәхим!
Иләһи багышладым Раббым үзеңнең ризалыгың өчен, ошбу укылмыш каләм Шәрифләрдә хасил булган әҗер савапларны хата кимчелекләрен гафу иткән хәлдә киң рәхмәтең белән кабул итсәң иде. Барча галәмгә рәхмәт өчен җибәрелгән безнең пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.) рух Шәрифләренә багышладым.
Һәм дә атабыз Адәм илә анабыз Хава радыаллаһу гәнһеләренең рухлары Шәрифләренә багышладым.
Һәм дә атабыз Адәм гәләйһиссәләмнән алып хәзергә көнгәчә җир йөзенә килеп киткән барча пәйгамбәребезнең, барча габитләребезнең, барча заһитләребезнең, барча остазларыбызның, барча мәшаихларыбызның һәм барча тәбгы тәбигыйннарыбыз һәм дә барча 7 буын әби бабаларыбызның рух Шәрифләренә ирештерсәң иде.
Ахирәттә иман өчен кабердә юлдаш өчен, мәхшәр көнендә, өстендә күләгә булыр өчен, мизанда изге гамәлләрен авыр кылмак өчен, сыйрат күперен кичкәндә җитәкче булмак өчен, оҗмахта Аллаһы тәгаләнең дидарынын күрмәк өчен багышладым.
Раббым!!! Шушы йорттан дога өмет иткән җәмигы әрвахларның рухларын шат кылып, кабер газапларын күтәрсәң иде, каберләрен нурландырып безләрдән разый булып бәндәчелек белән ялгышып, кылган гөнаһларын ярлыка
Join OK to subscribe to the group and comment on posts.
No comments