Предыдущая публикация
Эшем каты, көне буе
Телефонда.
Ашарга да вакытым юк
Кайчагында.
Күзем ачу белән кереп
Китәм шунда.
Нинди хәбәрләр бар икән
Дусларымда?
Туган көннәрен мин һич тә
Читтә куймыйм.
Матур чәчәк белән рәттән
Җырлар юллыйм.
Озак утырып булмый шул
Арып китәм.
Аркам авырта башлагач
Ятып китәм.
Беләсез ич, яткач инде,
Йоклап китәм.
Тик телефоным йокламый
Пикать итә.
Хисләремә туры килгән
Җырлар тыңлап,
Моңсуланып алам бераз
Бар(ы)сын барлап.
Кайвакытта баш эшләтеп
Алам әле.
Судокулар чишәргә мин
Беләм әле.
Зарланмыймын башым гел дә
Эшләми дип.
Әнә, шигырь язып салдым
Мин сезгә дип. Зульфия Игдисанова. vk.com/id657126577
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2
Язып җибәр ,тагын көтәм .
Гел дә шулай хәзер барыбыз да ,
Мин дә телефонга карап
Гомер йомгагын сүтәм...