САЛКЫН БУЛДЫ ҖӘЙ
(гыйбрәтле язмыш)
Каен шаулавын,чишмә чылтыравын, кошлар җырын тыңлар өченме,әллә инде башка сәбәпләре күп булганга һәркем исә матур,ямьле җәйне көтеп ала.Җәй,җәй инде,кояшы көлә,күңелле сәяхәтләр күп булып тора.Һәркем исә җәйгә дип күп планнар кора.Галия дә быел кыш буе ял итәргә барам дип хыялланды.Бу аның хыялы гына түгел иде ,чынлыкта аның авыл тормышыннан арынып бер ял итеп кайтасы килде.
Җәй башланды,җай һаман да чыкмый.Ирләргә нәрсә аңа ул көндә диярлек ял итә.Эчеп кайта да рәхәтләнеп йоклый,иртәгесен тагы чыгып китә.Тавыш чыгармый,эндәшми-нитми, "тормыш тубыктан"- дип яши бирә.Ә Галия арыды,туйды бу мал-туар арасында кайнаудан.Нәрсә булса шул була дип,Галия бер көн өенә кайтмады.
Ире Шәкүре үч иткәндәй бүген аек кайтты.
Керә керешкә мал-туарларны карады.Галияне дә көтеп тормады,туганнарына киткәрдер дигән уй белән ,ашарга нәрсә бар шуны капкалады да,йокларга ятты.Хатынының кунарга кайтмаганын да иртән генә белде, имеш-мимешләр Шәкүрнең колагына шунда ук килеп ишетелде.Шәкүр шулай да эшкә китте,бераз кичкә кадәр сабыр итәргә уйлады.Галия исә ялгыз яшәүче Газинур янында кунган дип бөтен авыл сөйләште.Нәрсә булгандыр,бу әлегә халык телендә, тик Галия бүген инде өенә кайтты.Эчүне дошман күргән Галия кинәт суыткычта Шәкүреннән калган "шайтан" суына үрелде.Стаканга салган аракыны аны-моны уйлап тормыйча күтәреп тә куйды.Рәхәт булып китте,тик шулай да башка эчәсе итмәде.Кинәт көләсе килеп китте,шуннан кычкырып көлеп җибәрде,үзенең үксеп-үксеп елаганын сизми дә калды.
Кинәт ишектән Шәкүр кайтып керде.Ул урамда ишеткәннәрне сиздермәскә тырышты.Галия шулчак елавыннан аерыла алмыйча:
-Аерыл миннән,мин сиңа хыянәт иттем,мин башка болай яши алмыйм - диде дә ишектән чыкмакчы булды.Шәкүр яны юлына аркылы төшеп:
-Тынычлан Галия,мин моңа ышанмыйм, тынычлан-дип һаман хатынын кочагына алды.Ул төн бик тыныч кына үтеп китте.Галия иртән торып чәйләр әзерләсә дә Шәкүр иртәгесен ашыйсы итмәде.Кичәге сүз аны уйланырга мәҗбүр итте.Нинди уйлар уйлагандыр,анысын үзе генә белә.Тик шулай да иртәнге ашны ашамаудан кәефе юклыгы күренеп тора иде.
Галия моңа исе дә китмәде,киресенчә эченнән башканы уйлап куйды .
Иртәнге уйлары Галияне кичәге сукмагына алып килде.Аңа бүген дә шул рәхәтлек,наз кирәк иде.Газинурның мунчасыннан төтен күтәрелгәнен күргәч бераз икеләнеп куйды,ләкин күңел түрендә уйнап торган дәрт аны туктата алмады,бакча артлатып кына Газинур яшәгән ишегалдына узды.Газинур мунчага утын өстәп ишектән чыгып килүе иде,Галия аны-моны уйламыйча аның кочагына сарылды.
Ә ялгыз иргә шул җитә кала,"мәхәббәт уены" мунча оялдысындагы сәкедә бик озак дәвам итте.Чынлыкта бу кем өчендер бәхетле мизгелләр иде.
Шәкүр бүген сизенгәндәй өенә иртәрәк кайтасы итте.Кайтса Галиясе тагы өйдә юк, бераз сабыр итте итүен дә,тик болай булмый бит дигән уй килде башына.Егерме өч ел яшәгән хатының синнән көләргә тиешме, ал үзеңне кулга дигән сүзләр башыннан чыкмады Шәкүрнең.
Балаларыма ни диеп җавап бирермен дип тә уйлап куйды.Кызлар шул,икеседә югары уку йортында укыйлар.Аларны укытып бетереп урнаштырасы бар.
Ул белә кая барасын, хатынының алдагы кичтә кайда йоклаган икәнен дә белә иде.Авыл бит бу, тик ялгыш гайбәттер дип, бер мәлгә туктап калган иде.Ә бүген инде,ул хәл кабатланмасын дип Шәкүр Газинурларга таба атлады.Капкадан керүгә мунча оялдысындагы хисле тавышлар Шәкүрне Газинур белән Галиянең "мәхәббәт уены" янына алып килде.
Ни күзләре белән күрсен Газинур белән Галия мәхәббәтле кочакта иделәр.
Эсселе-кайнарлы булган Шәкүр шушы хәлдән соң ни эшләргә дә белмичә сүзсез калды.Галия тиз генә киемнәрен алып чыгып йөгерде.Шәкүрнең Газинурны дөмбәслисе килгән иде, тик Газинур куәтлерәк булып чыкты.Шәкүр ачуыннан өенә атылды, ул кергәндә Галия өйдә иде.Шәкүрнең куллары кинәт өстәлдә торган пычакка үрелде.
-Нинди шайтан керде безнең арага,нишләвең бу Галия -дип кычкырып җибәрде Шәкүр.
-Җибәр мине,әйдә аерылышабыз,мин сиңа хыянәт иттем,телисең икән үтер -дип аның кулындагы пычагына килеп тотынды.Шәкүр шулчак пычагын ычкындырып Галиянең чәченнән урап алып,ярсыган мәлдә аны кыйнарга кереште.Тик Галия кулыннан пычакны ычкындырмады,миңа хәзер барыбер дигән уй белән ,шул ыгы-зыгы вакытында иренә пычак белән казыганын сизми дә калды.Күзләр калайланган, йөрәк ярсыган иде, өйдәге тавыш Шәкүрнең үлеме белән тәмамлады.Галия моңы теләмәсә дә нишлисең Шәкүр бүген үле.Галия сакланган янәсе,ул аны үтерергә теләмәгән күрәсең.Фактта җинаять эше кузгатылды, ирен үтерүдә гаепләп Галияне 17 елга төрмәгә утырттылар.Матур җылы җәй бөтен тир-юньдә яшәүчеләрнең күңелен суытты. 19,22 яшьлек ике кызларының тормышларына кара тап иярде,аларның бәхете ничек булыр,аларны нинди тормыш көтә, язмыш үзе күрсәтер.Җылы җәйдә күңелне өшетерлек кайгы булыр дип кем уйлаган.Быелгы җәй матур,кояшлы булса да салкын булып тоелды,кара кайгы белән күңелгә салкынлык йөгерде...
Фәнил Ахунҗан
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев