Милекне васыять һәм бүләк итү нечкәлекләре турында Фатир бүләк итәргә телим! Яисә васыять итәргә... Гомумән алганда, беркемне дә рәнҗетмәслек итеп васыятьнамә язарга. Нотариуска бу мәсьәлә буенча көн саен диярлек мөрәҗәгать итәләр. Шулай да бүләк итәргәме, әллә васыять язып калдырыргамы? Өлкән буын кешеләре (ә кайвакыт яшьләр дә) тупланган мөлкәтен гадел итеп бүлү турында еш уйлана.
Геройлар истәлегенә агачлар утыртылды Чишмә районында берьюлы ике чара – «Яшел Башкирия» һәм «Хәтер бакчасы» экологик-патриотик акцияләр узды. Республика проекты һәм халыкара акция ил халкының җиңү яулавына һәм батырлыгына хөрмәт күрсәтү йөзеннән Бөек Ватан сугышы елларындагы вакыйгалар истәлегенә багышланды. «Яшел Башкирия» проекты Чишмә поселогында, Пионерлар һәм укучылар йорты янында үтте. Биредә миләш аллеясы булачак. Иртәнге якта алдан әзерләп куелган чокырларга махсус техника ярдәмендә зур агачлар утыртылды.
Уфада мең ыруы вәкилләре җыелды Башкортстан башкаласында мең ыруы төбәк җәмәгать берләшмәсе оештырылуга 30 ел тулу уңаеннан тантаналы чара узды. Анда республиканың Дәүләкән, Бишбүләк, Благовар, Бүздәк, Иглин, Әлшәй, Миякә, Кырмыскалы, Чишмә районнарыннан һәм Уфадан делегатлар катнашты. Чишмә делегациясе составына Рәфис Карагулов җитәкчелегендәге Башкортлар корылтае вәкилләре, «Агыйдел» клублары активистлары һәм әгъзалары, Дурас, Урта Хаҗәт, Түбән Хаҗәт, Яңа Ябалаклы, Үрге һәм Түбән Тирмә, Караякуп авылларының фольклор ансамбльләре керде.
Китапханә – тормыш көзгесе 2024 елда Рәсәйдә ел саен үткәрелә торган «Библиотөн» акциясе 13-нче тапкыр узды. Быелгы акциянең темасы – «Бөтен гаилә белән укыйбыз». Үзәк китапханәдә бу кичне районның һөнәрчеләр берлеге осталары җыелды, шулай ук психолог һәм нутрициолог та катнашты. Бу очраклы хәл булдымы-юкмы, ләкин барлык хатын-кызларыбыз да диярлек күп балалы әниләр булып чыктылар.  
Хореограф йөрәге бию белән яши Милли бию халык холкын һәм гореф-гадәтләрен чагылдырган кебек, хореограф та хәрәкәтләр ярдәмендә сүзсез генә тулы бер тарихны күрсәтә ала. Ә инде ул үзенең осталыгын башкаларга да тапшыра алса, бу инде остаз дигән сүз. Бу язганнарымның барысы да Дурас авылыннан әлеге мәкаләм герое булган Гайшә Гобәйдуллинага да кагыла. Фотода: Гайшә Гобәйдуллина Эрика һәм Тимерлан Мурзиннар белән. Дәвамын сайтта укыгыз
Башкортстанда «БашВахта» проекты башланды Әлеге төбәк программасының максаты – вахта ысулы белән эшләүчеләрне җәлеп итү, аларны республика предприятиеләренә һәм оешмаларына эшкә урнаштыру. Район үзәкләрендә һәм шәһәрләрдә Башкортстанның Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы, зур предприятиеләре вәкилләре вахта ысулы белән эшләүчеләр һәм аларның гаиләләре белән очраша. Шушы көннәрдә Чишмә районында да ачык сөйләшү үтте. Брифингта, потенциаль хезмәткәрләрдән тыш, авыл биләмәләре башлыклары да катнашты. Безнең төбәктә күп халыкның, ир-атлар һәм хатын-кызларның озак вакыт гаиләләреннән озак вакыт читтә яшәп, юлга әллә ничә сәгать вакыт сарыф итеп лаеклы хезмәт хакы алу өчен вахта ыс
Колледж – кадрлар әзерләү үзәге Үткән гасырның туксанынчы елларында һәм яңа гасыр башында кызыклы вакыйгаларга шаһит булдык. Урта мәктәп тәмамлаучыларның күбесе, ул вакыттагы заман шаукымына ияреп, юрист, дипломат, программист һөнәрләрен алырга ашыктылар. Югары белеме булмаган, яхшы урында эшләмәгән кеше икенче сортлы саналды.
Район туристлары быелгы мизгелне ачтылар «Туган як буенча сәяхәт» төркеме быелгы туристик мизгелне ачып җибәрделәр. Алар өчен беренче сәфәр Ишембай районына «Күккүкерәүек» («Кук- караук») шарлавыгына бару оештырылды. «Күк күкерәүек» шарлавыгы – бөтен дөнья туристларын үзенә җәлеп итүче уникаль табигать күренеше. Әлеге истәлекле урын «Башкирия» милли паркы территориясендә урнашкан һәм Рәсәйнең иң матур шарлавыкларының берсе санала. Фотода: Чишмә районы туристлары Дәвамы сайтта

Показать ещё