added today at 09:16
Мәрхүм әти-әниләр өчен Коръән уку һәм дога кылу үрнәге.
Әгүүзү билләәһи минәшшәйтаанирраҗииииим. Бисмилләәһиррахмәәниррахиим. Әлхәмдүлилләһи Раббиль гәләәмиин. Әррахмәәниррахииим. Мәәлики йәүмидииин. Иййәәкә нәгбүдү вә иййәәкә нәстәгиииин. Иһдинәссыйраатальмүстәкиииийм. Сыйраталләзиинә әнгамтә гәләйһим гайрильмәгдууби гәләйһим вәләддааааааллиииин. Әәмиин.
Бисмилләәһиррахмәәниррахиим.
Куль һүвәллааһу әхәде. Аллааһуссамәд. Ләм йәлиде вә ләм йүүләде. Вә ләм йәкүлләһүү күфүвән әхәде. (3 тапкыр).
Бисмилләәһиррахмәәниррахиим.
Сүбхәәнәкә Раббикә Раббиль гыйззәти гәммәә йәсыйфүүүүн. Вә сәләәмүн гәләльмурсәлиииин. Вәлхәмдүлилләәһи Раббиль гәәләмиииин.
Бисмилләәһиррахмәәниррахиим. Әлхәмдүлилләһи Раббиль гәләәмиин. Аллааһүммә салли гәләә сәййидинәә Мүхәммәдин вә гәләә әәлиһии вә сахбиһии вә бәәрик вә сәллим. Йәә Рабби! Йәә Аллааһ! Йәә Рахмәән! Йәә Хәййү йәә Каййүүм! Әй мәрхәмәтле Аллааһ! Хөрмәтле Коръән Кәрим китабыңның шушы сүрә һәм аятьләрен Синең ризалыгың өчен укыдым. Укыганда булган хата-кимчелекләремне гафу ит, киләчәктә Коръән Кәримне дөрес укырга һәм аның буенча яшәргә насыйп ит. Шул аятьләрне укыганда хасил булган әҗер-саваплар минем газиз әти-әнием (Фәлән улы Фәлән, Фәлән кызы Фәлән) үзләре укыган шикелле аларның гамәл дәфтәрләренә изгелек булып өстәлсен иде. Укылган аятьләр һәм кылган догаларым бәрәкәтендә аларның каберләрен нурландырсаң иде, кабер газапларыннан коткарсаң иде.
Әй Мәрхәмәтле Раббым! Сөекле әти-әнием мине кечкенә чагымда чиксез сөю һәм мәрхәмәт белән тәрбия кылды. Шул изгелекләре өчен аларга әҗер-саваплар язсаң иде, бәндәчелек белән кылган бөтен хаталарын, гөнаһларын һәм кимчелекләрен гафу итсәң иде. Йәә Гафуур! Йәә Рахиим! Әй Гафу итүче, Рәхимле Раббым! Кыямәт көнендә әти-әниемне бөтен хата-кимчелекләре, гөнаһлары гафу ителгән хәлдә терелтсәң иде. Әхирәттә була торган бөтен газаплардан коткарып, җәннәтләреңә кертсәң иде. Гомеремнең ахырына кадәр алар өчен Коръән укып, сәдакалар биреп, даими догалар кылырга насыйп әйләсәң иде!
Раббәнәгъфирлии вә ли вәәлидәййә вәлилмүэминиинә йәүмә йәкуумульхисәәб. Раббирхәм һүмәә кәмәә Раббәйәәнии сагыйраа. Әәмиин. Әлхәмдүлилләһи Раббиль гәләәмиин. Аллааһүммә салли гәләә сәййидинәә Мүхәммәдин вә гәләә әәлиһии вә сахбиһии вә бәәрик вә сәллим.
Ислам нуры
495 Comments
1.4K Shares
7.7K likes
- Like6
added today at 09:09
- Like1
added yesterday at 22:45
03:46
0 Comments
42 Shares
13 likes
- Like3
added yesterday at 22:43
03:46
0 Comments
42 Shares
13 likes
- Like0
added yesterday at 22:11
- Like5
added yesterday at 22:00
Аллаһым ярлыкаучы
*******************
Фәрештәләр нәселеннән мин еракмын,
Күңелемне иман нуры белән агартамын.
Агартырга Аллаһ үзе ярдәм бирә ,
Кыйбла якларына дөрес карый алсам.
Гөнаһ кылмас өчен үзем үгетлимен ,
Ялгыш уйдан сакланып, ерак китәм.
Килеп керсә ялгыш минем тарафка,
Бер Аллаһым хак ! Тәүбә итәм !
Мин үземне аклый алмыйм инде ,
Бар минем дә гөнаһларым.
Якты көнем белән антлар итмим,
Бар күрүчем ул бер Аллаһым .
Үрнәк итеп куя алмас Аллаһ һич бәндәсен,
Ләкин , ул буш итми үзен зурлаучысын.
"Ләә илләһе илләәһны"-ихлас әйтеп,
Мин сорыймын бер Аллаһым ярлыкауын.
Рәфилә Каримуллина. Мәскәү-Казан.
#ИсламДине #ШигъриЮллар #КулланучыданИҗадЯзма #РафиляКаримуллина
12 Comments
123 Shares
740 likes
- Like5
added yesterday at 21:20
- Like3
loading...
Show more