Өметле булсын киләчәк ***************************** Гомер  дигән   юлларның, Иге- чиге   күренми. Шулай озын  тоелсада, Беркем вакытын белми. Болай  алдан  уйламыйк, Аллаһ  белә   вакытын. Кыласы  дога,гыйбәдәт, Соңга  гына  калмасын. Гомер  барда өмет бар, Яшик дәрт,илһам белән. Булыйк  бары  рәхмәтле, Яшик исәнлек-саулык белән. ********************************** РӘФИЛӘ КАРИМУЛЛИНА.МӘСКӘҮ-КАЗАН,
Кочаклашу көне белән! Рәхәт хәзер безнең тормыш, Тора бары бәйрәмнәрдән! Элек алар дистә булса, Бүген арткандыр меңнәрдән. Нинди генә бәйрәмнәр юк: Апа көне, абый көне, Әби көне, бабай көне, Кызлар көне, малай көне... Беркем дә мәхрүм калмаган – Җәнлеге дә, кошлары да, Бәйрәм белән шыгрым тулы Язлары да, кышлары да. Күрешүләр аерым бәйрәм, Сөешү дә бәйрәм икән. Парлылар да, гашыйклар да, Буйдаклар да бәйрәм итә. Бүген исә тагын бәйрәм - Кочаклашучылар көне! Теләсәң-теләмәсәң дә Тотып кочаклыйл
Show more