Бу — Пәйгамбәребезнең әтисе Габдуллаһ белән әнисе Ваһаб кызы Әминәнең никахлашкан көннәре. Быел 2020 елда бу кичә 27 февраль киченә туры килә.
Ни өчен без Рагаиб кичәсен билгеләп үтәбез? Чөнки шушы никах нәтиҗәсендә дөньяга рәхмәт өчен җибәрелгән Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм дөньяга килгән.
Габдуллаһтан да, Әминәдән дә алтыннар, байлыклар калмаган. Аларның никахыннан дөньяга бер изге бала туган. Бөтен никахларның максаты, нәтиҗәсе — бала. Әгәр без үзебездән соң холык ягыннан да, әхлак ягыннан да — бөтен яктан үзебезгә караганда яхшырак балалар калдырабыз икән, димәк, безнең гомеребез заяга үтмәгән, димәк, без Аллаһ Тәгалә каршысында бурычыбызны үтәгәнбез, дигән сүз. Пәйгамбәребезнең әтисе -улы туганчы, әнисе, улына алты яшь вакытта, вафат булалар. Мөхәммәд (с.г.в.) ятим кала.
Әмма шушы Габдуллаһ белән Әминәнең саф җаннар, изге күңелле кешеләр, хәрамга катышмаган яхшы кешеләр булганы өчен, Аллаһ Тәгалә изге бала биреп дөньяны сөендерә.
Рагаиб киче нинди дога укырга, ничек уздырырга?
Рәгаиб киче алдыннан көндез ураза тотарга мөмкин. Ә кичендә нинди изге гамәлләр бар – шуларны кыларга була.
Рәгаиб киче ул теләкләр теләү, теләкләрнең үтәлә торган киче дип тәрҗемә ителә. Димәк, бу кичтә дога кылырга бик әйбәт. Алалһы Тәгаләдән сорап, бу кичтә үзеңнең тәкъдиреңне, киләчәгеңне, язмышыңны үзгәртергә, догалар белән сорап, кылган гөнаһларыңны бетерергә мөмкин.
Әлбәттә, йолдыз атылгандагы кебек: «Алай булса иде, болай булса иде…» – дип теләнергә тиеш түгел ул теләк. Аллаһы Тәгаләдән сорап: «Яраббым, шулай итсәң иде», – дип дога кылу кирәк. Аллаһы Тәгаләгә турыдан-туры мөрәҗәгать булырга тиеш ул. Кайвакыт: «Мин болай да һәрвакыт «шулай булса иде» дип теләкләремне теләп йөрим инде», – диләр. Бу теләк тә Аллаһы Тәгаләгә бара, әмма бу теләктә бер Аллаһыны күздә тотып, аңа мөрәҗәгать итәсе килми кешенең. Ярабби, Ходаем дип әйтү җитми. Рәгаиб киченең дога кылу киче икәнен онытмыйк.
Садаклар бирү бик саваплы. Сәдаканың көче зур, әҗере бик күп аның. Ул бәла-казадан да, авырулардан да саклый. Рәгаиб киче хөрмәтенә дип садака бирү – биргән кешегә дә күңелле, алган кешегә дә. Бу кичкә карата әлеге мохтаҗ кешенең дә хөрмәте арта, бу кичне ул ярата башлый.
Рәгаиб кичәсендә Аллаһ ризалыгы өчен Коръән укырга, догалар кылырга, төнне нәфел намазлар укып үткәрергә киңәш ителә. Бу көн вә кичәнең без белмәгән бик күп хикмәтләре бардыр. Бу кичә хәлебездән килгән кадәр гыйбадәтләребезне, догаларыбызны кылырга, тәүбәләребезне арттырырга, начар вә ямьсез эшләрдән ерак торырга тиешбез.
Аллаһы Тәгалә безгә тыелган гамәлләрдән читтә торырга ярдәмнәрен биреп, изге эшләр өчен савапларны күп тапкыр арттырып язып, Үзенең рәхмәтенә, рәхим-шәфкатенә ирешү белән бүләкләсә иде.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 45
Әмин