исән - живой, целый, здоровый исәнлек - 1. здоровье 2. целость, невредимость исәнме - здравствуй исән-имин - живой, невредимый, здоровый исән-саулыкмы - как здоровье, здравствуй(те) исәнгерү - балдеть, обалдеть, дуреть, одуреть, тупеть, отупеть сау - здоровый, невредимый саулык - здоровье саубуллашу - прощаться, проститься // прощание // прощальный хушлашу - прощаться хуш - 1. ароматный, приятный (на запах) 2. бодрый 3. хорошо, ну, слушаю 4. до свидания, прощай һуш - 1. чувство, сознание, память 2. разум, рассудокһуш-акыл сущ ум-разум һушсыз - 1. лишившийся сознания (чувств) 2. перен рассеянный һушсызлык - бесчувственное состояние, забытьё, обморок һушсызлану - лишаться сознани
🍃🌱Румия Хәйриевадан яшел борщ рецепты 🌱Витамин җитешмәгән язгы чорда бәһасез ризык бу! Яшь кычытканнан тыш, кузгалак, сәрдә үләне (сныть), тукранбаш яфраклары өстәргә мөмкин. Яшеллекне никадәр күбрәк салсагыз, борщ та шуның кадәр тәмлерәк килеп чыга. ✅Кирәк булачак: 2 л тавык шулпасы, уртача зурлыктагы 2 кызыл чөгендер, 1 кишер, 1 башлы суган, уртача зурлыктагы 2 бәрәңге, 1 аш кашыгы томат пастасы, 1әр бәйләм кычыткан, кузгалак, сәрдә үләне, кыздыру өчен – үсемлек мае, табынга куйганда өстәп җибәрү өчен – каймак. ✅Бәрәңгене әрчеп, шакмаклап турыйбыз да кайнап торган шулпага салып, 10 минут пешерәбез. Шул арада башлы суганны, ваклап турап, үсемлек маенда кыздырып алабыз. Кишер, чөгендер
  • Класс
🟢 Бер минутта нәрсә эшләп була? 🔸Бер минут эчендә сез 20 ТАПКЫР «Әл-Ихлас» сүрәсен укый аласыз. Бу сүрәне уку Коръәннең ӨЧТӘН БЕРЕН укуга тиң. 🔸Әгәр сез һәр көнне 20 тапкыр «Әл-Ихлас» сүрәсен укысагыз, сез әлеге сүрәне БЕР АЙ эчендә 600, ә БЕР ЕЛ эчендә 7200 тапкыр укыган буласыз. 🔸1 минут эчендә сез Аллаһыга ХӘМЕД-СӘНАләрегезне, ШӨКЕРләрегезне ӘЙТӘ, АҢА ЯРАТУЫГЫЗНЫ БЕЛДЕРӘ аласыз. 🔸Сез тормышыгызның һәр минутында: ятып торганда да, урамнан барганда да, транспортта булганда да Аллаһыны искә ала аласыз. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. — بِسْمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحْمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ 1. Куль һүәллаһу әхәд. — قُلْ هُوَ ٱللَّهُ أَحَدٌ 2. Аллаһүс-самәд. — ٱللَّهُ ٱلصَّمَدُ 3. Ләм йәлид үә ләм
ТӨШӘМЕ ИСЕҢӘ? Авыл өе. Зур мич тора Горур басып почмакта. Әнкәем куллары аны Буяп куйган ап-акка. Ул чорның бойлеры иде: Зур казанда — кайнар су. Тыштан туңып керсәң әгәр, Җылы мичкә аркаң куй. Итек-бияләйләр кибә, Төннәрен мич башында. Солдаттай гел басып торды Күмер чүлмәк, каршында. Күмеркәйләр әзер торды Куярга самоварны. Дуслар килә, чакырмыйча, Сизенеп сагынганны. Хлорсыз кое сулары Көттермәс, кайнап чыгар. Чәй эчмичә чын татарым Белмим шул, ничек чыдар?! Мич башында итекләргә Помидор тутырдылар. Алар шунда изрәп-пешеп, Кызарып утырдылар. Мичтә ипикәй пешкәндә Өйләр тулды исенә. Шигырь укучым, синең дә, Төшәме болар исеңә? ГӨЛНАРА ӘХМӘТШИНА
  • Класс
#гөлбакча Кыярдан яхшы уңыш алу өчен... Кыярдан яхшы уңыш алу өчен, аларны даими рәвештә тукландырып торырга кирәк. Моның өчен камыр башы (закваска) булыша. Аны әзерләү өчен, бер чиләк суга өч телем кара ипи салыгыз да өстен яхшылап каплап куегыз. Чиләкне бер атнага җылы урынга куегыз. Витаминлы «су»ны кыяр тамырларына сибегез. Моны, кыяр чәчәк ата башлагач, атнага бер тапкыр эшләргә була. Кыярның яфраклары саргайса, калий җитми дигән сүз. Бу очракта көл төнәтмәсен кулланырга кирәк. Бер литр кайнар суга ике аш кашыгы көл салып, ике тәүлек төнәтәсең. Суган төнәтмәсе дә булыша. Бер чиләк суга бер стакан суган кабыгы салып, чиләкне ут өстенә утыртырга, кайнап чыгу хәленә җиткәч, сүндерергә.
Бэрэнгедэ колорадо конгызы булмасын дисэн👍 400грамм горчица порошогы, 1стакан 9%лы уксус 1чилэк суда болгатырга hэм бэрэнгелэр бер ун сантиметр ускэч мунча себеркесе белэн бэрэнгелэргэ сибкэлэп чыгарга.Жэй буе колорадо корты булмас.(бу бер апа кинэше)Эшлэп карарга була жэй житкэч
Показать ещё